Татарстанда Кач ману көнендә үзбелдеклеләнеп бәке ясаучыларны штрафлар көтә. Кечкенә суднолар буенча Татарстан баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, мондыйларга “Татарстан территориясендә су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча административ эш кузгатылачак. Моннан тыш тиешенчә җиһазланылмаган бәкедә су коенучыларга карата да тиешле чара күреләчәк.
“Мондый урыннарны ачыклап, гамәлдәге закон нигезендә чаралар күрү өчен җәяүләп тә, машинада, һава мендәрчегендәге судноларда да рейдлар оештырачакбыз”, – дигән Венедиктов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat