Җитте! Компьютер уеннарында еш очраган куркыныч күренешләргә каршы «көрәш» башламакчылар

Атыш, үтереш, яман гадәтләр… Компьютер уеннарында еш очрый торган әлеге күренешләргә каршы «көрәш» башламакчылар. Әмма аларны тыеп түгел: видеоуеннар таратучыларны аларның эчтәлеге турында мәгълүмат бирергә, ә уйнарга теләүчеләрне теркәлергә мәҗбүр итәргә җыеналар.

Ни үзгәрә?

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итүенчә, тиешле закон проекты инде гыйнварда ук кабул ителергә мөмкин.

– Видеоуеннарда агрессия, көч куллану, чит кыйммәтләрне пропагандалау кебек күренешләр бик еш очрый. Гыйнварда кешеләрне, ә беренче чиратта, балаларны мондый күренешләрдән яклау турында закон проекты кабул итәргә җыенабыз, – дип яза ул үзенең «Телеграм»дагы каналында.

Димәк, проект кабул ителгән очракта, компьютер уеннары ясаучылар һәм таратучылар аларның яшь чикләвен күрсәтеп кенә калмыйча, уеннарда көч куллану, үтереш күренешләре, цензурасыз лексика, алкоголь, наркотиклар һәм башка шундый күренешләр булуын белдерә торган мәгълүмат та бирергә тиеш. Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин «Парламентская газета»га әлеге карарны менә ничек аңлаткан:

– Бу уенга керүчегә яки әти-әнисенә аны нәрсә көткәнен аңларга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә Россиядә видеоуеннар индустриясе деструктив юнәлештә түгел, иҗади юнәлештә үсеш алачак.

Закон проектының икенче өлеше уенчыларга кагыла. Компьютер уенына кергәндә, алар теркәлү узарга тиеш була. Проект авторлары моның өч юлын атый: телефон номеры белән, Дәүләт хезмәтләре порталы яки биометрия ярдәмендә.

Мөнәсәбәт

Өч бала әнисе, Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон фикеренчә, иң мөһим законнар гаилә эчендә кабул ителергә тиеш.

– Минемчә, иң мөһиме – гаиләдә законнар булу. Балаларның уку процессы, укудан тыш шөгыльләре, виртуаль түгел, реаль тормышта кызыклы мавыгулары оештырылырга тиеш, – диде ул. – Бу закон мәсьәләсенә килгәндә, бездә андый проблема булмагач, аңа бәя бирә алмыйм. Үзебезнең мисалны гына китерәм. Кечкенә кызыбыз 2 нче сыйныфта укый. Аның кул сәгате бар, без шуның ярдәмендә элемтәдә торабыз. Өйдә генә тора торган телефоны бар тагын. Анысы фәкать WhatsApp өчен генә. Ул әле бала-чагалык тормышы белән яши. Зурракларының телефоннары бар. Әмма аларның түгәрәкләре, мавыгулары бик күп, уен уйнарга вакытлары бик калмый, ара-тирә генә уйныйлар. Гомумән, балалар арасында компьютер каршына утырып уйнау дигән нәрсә юк бит инде. Алар телефонда уйныйлар. Безнең балалар да кайвакыт бергәләшеп утырып уйнап алалар.

Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең Татарстан буенча җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдиновның 13 яшьлек улы компьютер уеннарына шактый вакытын багышлый икән. Әти кешегә бу хакта җитди сөйләшүләр дә алып барырга туры килә.

– Уеннар балага шулай тәэсир итә бит ул: аңа «тукта» дисең, ә ул туктый алмый. Әле беркөнне улым да: «Уенны ахырга кадәр үтеп бетерергә мөмкинлек бирмәдегез», – дип, ризасызлыгын белдерде. Билгеле, моннан соң без җитди генә сөйләштек, – ди Раил Шәмсетдинов. – Видеоуеннар, иң беренче чиратта, баланың рухи сәламәтлегенә йогынты ясый. Аларны уйлап табучыларның сәясәте дә балаларны уеннан чыгармауга юнәлгән. Әйтик, күп кенә уеннарда баллы система бар. Ягъни бала көндәшен узар өчен тырыша. Һәм туктый алмый. Билгеле, тагын бер зур зыяны турында әйтми мөмкин түгел. Телефон, компьютерда уйнап, баланың күзе начарлана. Мин бу законны хуплыйм. Бала, үзе турында мәгълүмат биреп, күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык ала. Ул ниндидер ялгышлык эшли алмый, чөнки аны таба алалар. Башка уенчыларга начар сүзләр яза яки әйтә алмый, шулай ук эзенә төшә алалар. Моннан тыш, уеннарда акчага әйбер сатып алырга була бит. Әти-әнисе баласының акча сарыф иткәнен шулай ук күреп торачак һәм, гомумән, контролен көчәйтә алачак.

Белгеч фикере

Лилия Шувалова, психолог:

– Уенның сюжеты баланың яшенә бәйле күзаллау үзенчәлекләренә туры килми икән, ул аның рухи сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Әйтик, бала чынбарлык белән уйлап чыгарылган вакыйгалар арасында аерма күрмәскә мөмкин. Бу очракта видеоуеннар гына түгел, видеороликлар, реклама яки фильмнар да начар тәэсир итәргә мөмкин.

САН

Видеоуеннар җитештерүче компанияләрнең берсе Россиядә яшәүче геймерларның (видеоуеннар яратучылар) җыелма портретын тәкъдим иткән.

Аларның уртача яше – 31.

Яртысыннан күбрәге (68%) – 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Атнасына 16 сәгать һәм күпчелек очракта ялларда уйныйлар.

Уртача керемнәре – 58 мең сум.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү