Миңнеханов: «Җәмәгать транспортыннан зарланучылар күп»

Республикада яшәүчеләр җәмәгать транспорты эшеннән канәгать түгел. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Транспорт һәм юл министрлыгының “Казан Экспо”да узган еллык коллегия утырышында әйтте.

“Иң авырткан җир – җәмәгать транспорты эшедер, мөгаен. Республикада яшәүчеләрдән моңа бәйле шикаятьләр күп килә. Халыкны автобуслар һәм йөртүчеләрнең җитмәве, транспортны озак көтәргә туры килүе, җәмәгать транспортының тиешле хәлдә булмавы борчый”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта, соңгы ике елда Татарстанда 290 автобус һәм 64 троллейбус сатып алдык, дип тә өстәде Татарстан Рәисе. “Бу эшне дәвам иттерергә кирәк. Без Казанда трамвай инфраструктурасын тикшердек. Күчмә состав кына түгел, юллар да игътибар таләп итә”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төбәкләрдә җәмәгать транспортының торышы ил җитәкчелеге контролендә тора. “Юктан гына 2030 елга җитди бурычлар куелмаган – күчмә составның 85 проценттан да ким булмаган өлеше норматив торышта булырга тиеш. Тик безгә күчмә составны тулсынча яңартканны көтәргә кирәкми, билгеле бер күләмдә еллык лимит булырга тиеш. Әлеге күрсәткечне сакларга кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү