Фәрит Хәнифов: «Таксида тәртип урнаштырырга кирәк»

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, такси чакырту хезмәтендә тәртип урнаштырырга кирәк. Бу хакта ул министрлыкның еллык коллегия утырышында әйтте.

“Бүген Татарстанда 19 такси чакырту хезмәте теркәлгән. Моңа да карамастан, пассажирларның 95 процентын “Яндекс.Такси” йөртә. 3 проценты – “Татарстан”, “Максим” һәм “Казанский извозчик”ка, 2 проценты – башкаларга туры килә”, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, такси хезмәтеннән файдаланучылар нәрсәдән зарлануы да билгеле. “Пассажирлар күбрәк машина тиешле урынга килмәүдән, “час пик”та бәя артык кыйммәт булуыннан һәм йөртүчеләрнең дорфалыгыннан канәгатьсезлек белдерә”, – диде Фәрит Хәнифов.
2024 елда таксида эшләргә рөхсәт алган җиңел машиналар саны ике тапкыр артып, 15 меңгә җиткән. Шул ук вакытта, еш кына гаризаларны берүк машинага тапшыралар, таксида эшләргә тиешле автомобильнең тышкы кыяфәтенә бәйле таләпләр үтәлми, ә заказларны хезмәт килешүе булмаган йөртүчеләргә тапшыралар.
“Яңа федераль закон кабул ителү сәбәпле, таксида эшләүгә бәйле гаризалар сизелерлек артты. Министрлыкка тәүлегенә уртача 150 мең гариза килә, аерым көннәрдә аларның саны 500гә кадәр җитә. Бу форсаттан, техник һәм оештыру эшләренә бәйле карарлар кабул итәргә кирәк. Бүген такси идарәсе оештыру мәсьәләсе карап тикшерелә. Безгә әлеге тармакта тәртип урнаштырырга кирәк”, – диде Фәрит Хәнифов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү