11 гыйнвардан бирле Вознесение трактының түләүле өлешеннән 47 мең машина узган

11–16 гыйнварда Казанда Вознесение трактының түләүле өлешеннән 47,3 мең машина узган. Шул ук вакытта, Мамадыш тракты буенча автомобильләр хәрәкәте 304,6 меңне тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында хәбәр иттеләр.

“Түләүле юлдан эш көннәрендә – кеше эшкә барган һәм кайткан вакытта хәрәкәт зуррак. Тәүлегенә уртача 6-7 мең машина уза”, – диде “Оптима-Технологии” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Рәфыйков.
Билгеле булганча, Вознесение трактының икенче өлеше 11 гыйнвардан түләүле. Юл җиңел машиналарга – 90 сум, “час пик”та – 150 сум тора. Чагыштыру өчен: 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр, юл тест режимында эшләгән чорда, аннан 191,9 мең машина узган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү