Соңгы биш елда Татарстанда автомобиль юлларының озынлыгы 1450 чакрымга арткан

2019-2024 елларда Татарстанда автомобиль юллары челтәренең гомуми озынлыгы 1450 чакрымга диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов министрлыкның еллык коллегиясендә әйтте.

«Татарстанда гомуми кулланыштагы автомобиль юлларның озынлыгы 40,9 мең чакрым тәшкил итә. 2019 елдан бирле әлеге күрсәткеч 1446 чакрымга артты», — диде министр.

Автомобиль юлларының 1,4 мең чакрымы — федераль юлларга (2019 елдан бирле 333,5 чакрымга арткан), 13,8 мең чакрымы — төбәк юлларына (2019 елдан бирле 159,5 чакрымга арткан), 25,7 мең чакрымы — муниципаль юларга (2019 елдан бирле 953,6 чакрымга арткан), 8,5 мең чакрымы — грунт юлларына туры килә.

«Зур объектлар төзелеше барышында файдаланылган төбәк юллары бүген төзекләндерүне таләп итә. Әлеге эш «Автодор» дәүләт компаниясе, Федераль юл агентлыгы һәм «Автострада» АҖ белән берлектә башкарылачак. Нәтиҗәдә «норматив таләпләргә җавап бирүче трбәк юллары» күрсәткече тагын да артачак», — диде министр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү