Тукай районның Борды авылында яшәүче Нурия Рамазанова инде бишенче ел рәттән христианнарның Качману бәйрәмендә су керә. Беренче тапкыр бергә эшләгән дус кызына иптәшкә генә дип ияргән була.
– Дустым керәшен кызы. Ул су кергәндә, мин дә иярдем. Болай да суыктан курыкмыйм. Мунча кергәндә салкын су белән коенам, кар белән юынам. Бәйрәм вакытында сәламәтлекне ныгытыр өчен дип су коенам. Шул бер су керү аркасында ел буе да авырмыйм. Файдасы бар, – ди ул. – Без дүрт дус биш ел инде су кышын су керәбез. Бар да нияттән тора, безнеке – сәламәт булу.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat