Раил Нургалиев келәмнән китте. «Бүген хәтта күзләр яшьләнде…»

Көрәш дөньясында тарихи вакыйга! Бүген татарның иң танылган көрәшчеләреннән берсе Раил Нургалиев 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды һәм келәмнән китүен игълан итте. Бүгенге чемпионат — Раилнең соңгы рәсми ярышы. Батырны Сабан туйларында күреп булырмы? Бу карарга ул кайчан килгән? «ВТ» журналисты көрәшче белән әлеге мөһим адымы турында сөйләште.

:: Бу карарга кайчан килдең?

— Соңгы бер-ике елда бу турыда уйлана идем инде. Һәрвакыт шөгыльләнеп торырга кирәк бит. Соңгы арада спорт залына бик йөрергә җай юк. Келәм белән нәкъ менә Татарстан чемпионатында хушлашырга алдан уйлаган идем. Җиңеп, әлбәттә.

:: Җиңмәгән булсаң?

— Ул турыда уйламадым да. Монда бары тик җиңәргә генә дип килдем. Келәмгә рухи яктан да, физик яктан да әзерләнеп, шундый максат куеп чыктым. Җиңмәгән булсам, Муса Җәлил турнирына әзерләнер идем инде.

 

 

:: Ә нигә Муса Җәлил турнирында җиңгәннән соң китәсең килмәде? Тагын бер җиңү белән?

— Булганы да җитә, Аллага шөкер.

:: Кемнәр белән киңәшләштең?

— Киңәшләштем дип… Үземнең тренерларыма әйттем, алардан киңәш сорадым. Әни, гаиләм белән сөйләштем. Хәлил Хәмитовичка (Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов) да әйттем, «Раил, үзең беләсең», — диде.

Яшермим, шактый икеләндем. Китәсе дә килми, башка көрәшеп тә булмый.

:: «Китмә» диючеләр булдымы?

— Көрәшемне ошатучылар, җанатарлардан ишетергә туры килде.

:: Сабан туйларында көрәшәчәксең бит әле син?

— Әйе.

:: Ничә яшькә кадәр?

— Анысын белмим. Теләче Сабан туенда көрәшә алганчыга кадәр көрәшәм. Сәламәтлеккә карап.

:: 20 елдан артык тәҗрибә белән китәсең. Иң истә калган ярышың кайсы?

— Мин аны һәрвакыт әйтәм: беренче тапкыр авылда батыр калу. Мин аны бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйм. Кечкенә генә булса да, безнең авыл — көчле көрәшчеләр авылы. Һәм мин шунда батыр калдым! Бөтен авыл шаккатты. 1 нче курста укыган чагым. Гадәттә, 10 сыйный егетләре батыр кала иде. Хәзерге машина отулар ул вакытта кичергән рәхәтлеккә якын да килми. Аннан соң, бер елны авылыбыз Сабан туена Рөстәм Нургалиевич килде. Ул елны да мин батыр калдым. Шулай ук онытылмас мизгелләр! Һәм, әлбәттә, Татарстан чемпионатындагы тәүге җиңүем һәм спорт остасы исеменә лаек булу.

 

 

:: Бүген күзгә яшьләр килдеме?

— Сүз дә юк. Халык та мине күтәреп алгач, үз итүен белдергәч, аеруча дулкындандыргыч булды.

:: Көрәш яратучы тамашачыларга һәм яшь көрәшчеләргә ни дип әйтәсең килә?

— Милли көрәшебезнең киләчәге бар. Шөгыльләнергә, бергәләп татар көрәшен үстерергә! Ә тамашачы көрәшебезне карасын, егетләребезгә көч биреп торсын. Шул чакта бар да яхшы булачак.

Раил Нургалиев турында:

  • Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа.
  • Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетын тәмамлый.
  • Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы.
  • Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы.
  • Россиянең халыкара класслы спорт остасы нормативын да үтәгән.
  • 11 тапкыр Татарстан чемпионы — 2006, 2007, 2008, 2010, 2011, 2012, 2016, 2018, 2019, 2023, 2025

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү