Быелгы көйсез кышта бәла-казалардан ничек сакланырга?

Салкын урынына, хәер, быелгы кыш чын суыкларын күрсәтмәде дә әле,  аномаль җылылык, кар урынына яңгыр. Табигать безне сынавын дәвам итә. Былтыр кыш кар көртләре басып китсә, быел аяк асты – ялтырап тора торган боз. Акча түләп шугалакка йөрисе дә юк. Кыш көне урамнарны кардан һәм боздан чистарту өчен кем җаваплы? Башка боз сөңгесе төшеп яки таеп егылган очракта зыянны каплау өчен кая мөрәҗәгать итәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

«Бозлавык чоры»

Казанда яшәүче Гөлсинә Хәйруллина быелгы көйсез кышка яраклашкан. Кышкы аяк киеменә ирләр оегы кидертеп куйган ул.

– Карап торышка сәеррәк күренә, әлбәттә. Кибеткә кергәч, миңа карап, елмаеп та куялар. Тик минем өчен куркынычсызлык мөһимрәк. Аның каравы аяк таймый. Аяк киеменә капрон оек та кидертеп карадым, файдасы бар, әмма ул тиз ертыла, – дип сөйләде лаеклы ялдагы Гөлсинә апа.

Быелгы җылы, елак кыш авыл халкының да тормышына үзгәрешләр керткән. «Авылда ел саен кышкы каникулда балык тоту ярышы үткәрә идек. Былтыр аның кечкенә генә булса да биш еллык юбилеен да билгеләп үттек. Әмма быел бәйрәмне кичектереп торырга туры килде. Салкыннар булмагач, боз ышанычлы түгел», – дип сөйләде Яшел Үзән районының Бәчек авылында яшәүчеләр.

Владимир КЛИМЕНКО, климатолог:

– Быелгы кыш аномаль җылы булуы белән истә калачак. Ул уртача климатик нормадан 3 градуска югарырак. Хәзерге һава торышы 70–80 процентка – глобаль җылыну, 20–30 процентка табигый факторларга бәйле. Соңгысына ноябрь азагыннан бирле Атлантикадан исә торган җылы һава массалары бик нык тәэсир итте. Кайберәүләр, кышын салкыннар булмагач, киресенчә, рәхәтрәк дип әйтсә дә, глобаль җылыну җәй айларында көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Иң беренче чиратта – чамадан тыш эсселек. Ничек кенә тырышсак та, без глобаль җылыну күренешен туктата алмаячакбыз. Аны акрынайтырга гына мөмкин. Әлеге күренеш бу гасырның ахырына кадәр дәвам итәчәк әле. Шуңа күрә 20–30 елдан мондый һава торышы гадәти хәлгә әйләнәчәк. Ә кыш җылы булгач, җәй салкын булачак, дип фикер йөртү халык сынамышы гына. Быел эссе җәй көтелә.

Салам түшәр идем…

Быелгы кыш табиб-травматологларның да эшен бермә-бер арттырды. «Казанда узган ялларда – 11 һәм 12 гыйнварда гына да бозлавык аркасында имгәнеп, 54 тапкыр «ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать иткәннәр», – дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр бер ярым тапкыр арткан.

Травматолог Денис Козырев әйтүенчә, дөрес егыла белергә дә кирәк. «Бозлавыкта таеп егылудан беркем дә сакланмаган, әмма имгәнү куркынычын киметергә мөмкин. Аяк таеп, егылуыгызны сизәсез икән, шунда ук утырырга кирәк. Бу – егылу биеклеген киметә. Кул-аякларыгызны гәүдәгезгә кысарга, умырткалыкны җәрәхәтләнүдән саклау өчен аркага түгел, ә ян-якка егылырга тырышыгыз. Ә егылмас өчен, уңайлы аяк киеме кияргә, ашыкмыйча гына атларга, кулларны кесәдән чыгарып йөрергә киңәш ителә», – диде белгеч.

Хуҗасына күрә юлы

Урамнарны кардан, боздан чистарту өчен кем җаваплы? Әлеге сорауга Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә җавап бирделәр.

«Барысы да кар көртләре яки бозлавык булган территориянең кемгә каравына бәйле. Күпфатирлы йорт тирәләре, ишегаллары җыештырылмый икән, бу – йорт яны территориясе. Аны тәртиптә тоту өчен идарәче оешмалар җавап бирә. Биредә кар көртләре, җәяүлеләр юлындагы бозлавык, түбәдәге боз сөңгеләре идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте көче белән чистартыла. Йорт яны территориясенә карамаган урамнар, юллар һәм җәяүлеләр юллары өчен шәһәр коммуналь хезмәтләре җаваплы. Шәхси оешма территорияләрен милек хуҗалары тәртиптә тотарга тиеш. Җирле үзидарә органнарына исә муниципаль дәрәҗәдәге юллар карый. Ишегалларын кардан чистартмаган очракта, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диелә идарәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

– Гыйнварда юлларны кардан чистартмауга бәйле шикаятьләр бар, әмма алар былтыргы кебек күп түгел. Аллага шөкер, узган елга караганда кар да азрак яуды, – дип хисап тотты «эшлекле дүшәмбе»дә Казан мэры Илсур Метшин. Ул үз эшенә салкын караган оешмаларга Прокуратура турында искә төшерде.

Авыл халкы исә үз көнен үзе күреп яшәргә күнеккән.

– Район башлыгыбыз грант акчасына барлык җирлекләрне дә трактор белән тәэмин итте. Шуңа күрә кыш көне юлларны кардан чистартуга бәйле бернинди дә кыенлык юк, – диде Сарман районының Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева. – Кар яуган саен трактор башта барлык бюджет оешмаларына юл ача, аннары урамнарга төшә. Сүз җирле юллар турында бара. Безнең аша М7 гә илтә торган төбәк дәрәҗәсендәге юл да уза, аны «Автодор» чистартып тора. Җирлеккә караган Карашай-Саклау һәм Чураш авылларына исә җирле дәрәҗәдәге җиде урам керә. Алар безнең карамакта. Тракторчыга әйтеп торасы да юк, кар яуса, иртән үк эшкә чыга. Чөнки сыер савучыларга эшкә барасы, сөт җыярга килгән машинага юл ачасы бар. Авыл халкы көн саен иртәнге алтыда сөт тапшыра. Мәчетме ул, кибетме, ялгыз яшәүче әбиләрме, юлдан өзелгән юк. Бозлавыкны гына тиз генә җиңеп булмый. Анысы да – Аллаһы Тәгалә сынавы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ТКХ өлкәсенә бәйле шикаятьләр саны буенча рекорд теркәлгән. 2024 елда Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә көн саен уртача 99 сорау килгән. Белгечләр барлыгы 23 мең 731 мөрәҗәгать теркәгән. Бу – соңгы ун елда иң зур күрсәткеч. Чагыштыру өчен: 2023 елда 17 мең 609 шикаять теркәлгән. Халык күбрәк гомуми йорт милке (45,9%), хезмәтләрнең сыйфаты (22,4%) һәм идарәче оешмаларның эшеннән (17,2%) зарлана.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Юлларны кардан – 12 сәгать (кар ишеп яумаганда), бозлавыктан – 4–12 сәгать, җәяүлеләр юлларын исә 12–24 сәгатьтә чистартып бетерергә тиешләр.

Җыештырмыйлар икән, иң беренче чиратта әлеге территория өчен җаваплы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъваны ике нөсхәдә тутырырга киңәш ителә. Аның берсе – оешмада, икенчесе сездә кала. Документта имза һәм мөһер дә булырга тиеш. Аннан алынган җавап канәгатьләндермәгәндә Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кибеткә кергәндә-чыкканда, боз каткан баскычта таеп егылу аркасында имгәнгәнсез икән, гадәттән тыш хәл килеп чыккан урыннан китмәгез. «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз, таеп егылган урынны фото һәм видеога төшерергә тырышыгыз. Табиблардан алган тән җәрәхәтләре, кирәкле дәвалану турындагы медицина белешмәсе белән әлеге очрак өчен гаепле оешмага шәхсән яки заказлы хат аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җавап бирмәсә, гаделлекне суд аша урнаштырырга туры киләчәк.

Роспотребнадзорның матбугат хезмәтеннән

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү