60 ел буе күзләре күрмәгән ир белән яшәүче Әнисә апа турында: Әни кыю була

Кайбыч районының Имәнле Бортас авылында гомер итүче Әнисә Зәйнуллина 60 ел буе күзләре күрмәгән ир белән яши. Шахтада шартлау булып бәлагә тарыган Рәхимулласы сигез көн аңсыз ята. Шуннан соң бер күзе бөтенләй сукырая, икенчесе яктылыкны гына күрә торган булып кала. Ике яшь йөрәк бернигә дә карамый, тормыш кора.

– Әниебез яшь чагында Казанда эшләгән. Дус кызы белән Кама Тамагының Олы Мәрәтхуҗа авылына кунакка кайта ул. Шунда безнең әти белән таныша. Артыннан йөрүчеләр була, әмма башка кешене якын да китерми. Әтинең язмышын алдан сөйләп куюлары шулай иттерәме, билгесез! Яратудан бигрәк, кызгана ул әтине. Алар очрашып та йөрмиләр. 3–4 ай эчендә гаилә коралар. Әти күзләре күрмәсә дә, җаваплы адымга бара, – дип сөйли кызы Наилә. – Әни нинди шәп егеткә эләккәнен соңрак аңлый. Икесе дә олы йөрәкле, батыр холыклы булганнар, дим хәзер. Әни бөтенләй кыю була инде. Үзен баладай карап торырга кирәкле әтиебез янына биш бала да туа. Ул чакта әтинең әнисе бик ярдәм итә. Рәхилә әби белән алар бергә 35 ел тату яшәде. Заманында әниләр өч килен бер түбә астында да яшәгән әле. Элеккеге кешеләрнең сабырлыгына, түземлегенә гел шаккатам мин.

Рәхимулла абый белән Әнисә апа дүрт малай һәм бер кызга гомер бүләк итәләр. Бүген өч уллары Мәскәүдә яши, Фәритләре хатыны Зәбәрҗәт белән әниләре янында, кызлары Наилә Казанда гомер итә. Рәхимулла абый моннан 3 ел элек, 85 яшендә вафат булган. Әнисә апага 91 яшь икән инде. Без Әнисә апаның үзе белән сөйләшә алмадык. Соңгы арада сәламәтлеге көйсезләнеп тора икән.

– Әти белән әни шулкадәр матур яшәде. Әтиебез бик сабыр кеше иде. Аның бер зарланганы булмады. Тормышына риза була белде. Мин авыру, күзләрем күрми дип тик утырмады ул. Бар эшне башкарды. Өйдә таяксыз да йөрергә ияләнеп бетте. Бакча эшен ярата иде. Күп итеп алмагачлар утыртты. Һәрберсен сортлап белә иде. Чүп тә утады, суын да сипте. Сәламәт, ике куллы, ике аяклы, ике күзле ирләргә үрнәк булды әтиебез. Бөтен авыл хөрмәт белән искә ала аны. Йомыш белән килгән берәүне дә кире бормады. Бар эшне эшләде, – дип искә ала Наилә апа. – Әнидә дә сабырлык җитәрлек иде. Әти әнигә бер тапкыр да авыр сүз әйтмәгән. Әни әле дә шуны әйтә. Кычкырышулар кая ул? Безнең өйдә тавыш чыкканы булмады. Шулкадәр бәхетле балалар булдык. Кечкенәдән бер теләк белән яшәдек: әтинең күзләре күрә башласын иде! Ул да безне күреп сөенсен иде, дип теләдем. Тик могҗиза булмады. Әти безне тавышыбыздан аерыр иде. Әллә каян танып торды инде. Барыбызны яратып яши белде. Әтинең үлемен әниебез авыр кичерде. Әле бергә булсалар, болай булмас иде дә бит. Тик язмышның үз эше шул аның. Гомер көзендә әтидә яман чир таптылар. Шул арабыздан алып китте инде.

Балалары әниләрен ничек тә кадерләргә тырыша. Җомга киченнән үк Наиләсе авылга юл тота, сирәк кенә булса да, Мәскәүдәге балалары кайтып җитә! Әнисә апага боегырга ирек бирмиләр әле.

– Хәзерге яшьләргә безнең әни турында сөйләргә кирәк. Япь-яшь кыз нинди зур адымга барып, нинди матур гомер кичергән, – ди Наилә апа. – Бездә олыларга да хөрмәт зур иде, әни ир хакын хаклап яшәде. Барыбыз өчен дә әти-әни тормышы үрнәк булып торды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү