:: Гүзәлем, ни хәл?
– Соңгы арада тормышыбыз вакыйгаларга шактый бай. Яңа ел ялларында туганнардан туганнарга йөрдек. Ә инде иң истә калган вакыйга – кызыбызның туган көне. Кызыбыз Мәдинә 7 гыйнварда туды. Һәм без ел саен, яллар булуын исәпкә алып, барлык туганнарны җыеп, матур бәйрәм ясыйбыз. Быел да искәрмә булмады. Киресенчә, икеләтә бәйрәм уздырдык. Улыбыз Ибраһимның бәби чәе дә узды. Башка көннәрне Казанда уздырдык. Ибраһим кечкенә булгач, беркая да бармадык.
:: Узган ел сезнең өчен нәрсәсе белән истә калачак?
– Монда җавап аңлашыладыр да инде. 2024 елда мин бик күркәм халәттә идем. Йөклелек чорын башкача атап булмый да. Ә ноябрьдә безнең улыбыз туды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat