Шагыйрь Булат Ибраһимов: Язалмый торган чаклар да була

Бәйрәмнәр узды, дип аптырыйсызмы? Аптырамагыз, кызыклы, хәтта сәер бәйрәмнәр шактый ул бу дөньяда. Әйтик, 17 гыйнварда Иҗат һәм илһам көне билгеләп үтелә. Илһам – кем яки нәрсә соң ул? Аны кайдан табарга? Бүген без иҗат кешеләреннән әнә шул хакта сорадык.

«Бетмәгән җөмләмә өч нокта куям да…»

Булат Ибраһимов, шагыйрь:

– Минем өчен илһам ул теләсә нәрсә була ала. Кар төягән «КамАЗ» машинасы да, ләвәш сатучы үзбәкләр дә. Илһам бит ул – битарафлыкны җиңгән күңел халәте. Тормыш матурлыгын яки, киресенчә, аның караңгы якларын ниндидер төсләр белән күпертеп җибәргәч, шигырь туа. Миңа, шагыйрь кешегә, язу процессында иң авыр әйбер, дөресрәге, иң курыккан әйберем ул – кабатлану, үз-үзеңне кабатлый башлау. Иҗат чорында язалмый торган чаклар да була, андый чакта каләмемне дә, үземне дә азаплап, рифма куышы уйнап утырасым килми. Бетмәгән җөмләмә өч нокта куям да, вакыты җиткәч, дәвам итеп бетерәм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү