Бәйрәмнәр узды, дип аптырыйсызмы? Аптырамагыз, кызыклы, хәтта сәер бәйрәмнәр шактый ул бу дөньяда. Әйтик, 17 гыйнварда Иҗат һәм илһам көне билгеләп үтелә. Илһам – кем яки нәрсә соң ул? Аны кайдан табарга? Бүген без иҗат кешеләреннән әнә шул хакта сорадык.
«Башны «бушатырга» кирәк»
Гүзәл Хәйбуллова, рәссам:
– Илһамлану минем халәтемә бәйле. Рухи һәм физик халәтем тәртиптә икән, мин иҗат итәм. Архитекторларның шундый бер гыйбарәсе бар: «Бәхетле проектларны бәхетле архитекторлар тудыра». Миңа калса, иҗат кешесенә, иң беренче чиратта, эчке халәтен кайгыртырга кирәк. Шулай булганда, илһам чыганагы теләсә нәрсә була ала. Әйтик, минем «Ярату» картиналар сериясе якыннарым белән очрашулардан, классик татар җырларын тыңлаудан, табигатьтә йөрүдән, фотосурәтләрдән илһамлану нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Минем иҗат иткәндә иң авыры – игътибарны читкә «җибәрмәү». Безнең тормышта мәгълүмат та, безнең өскә йөкләнгән бурычлар да бихисап. Ә иҗат ул – үзенә күрә бер медитация. Синең уйларың мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Башыңны «бушату» һәм акылыңны билгеле бер дулкынга «көйләү» мөһим. Кайчак миңа игътибарны фәкать картина ясауга юнәлтер өчен, тормыш тизлеген бераз киметер өчен берничә көн вакыт кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat