Бәйрәмнәр узды, дип аптырыйсызмы? Аптырамагыз, кызыклы, хәтта сәер бәйрәмнәр шактый ул бу дөньяда. Әйтик, 17 гыйнварда Иҗат һәм илһам көне билгеләп үтелә. Илһам – кем яки нәрсә соң ул? Аны кайдан табарга? Бүген без иҗат кешеләреннән әнә шул хакта сорадык.
«Иң авыры – утырып эшләү»
Миләүшә Хәйруллина, композитор:
– Ни дип җавап бирергә дә белмим… Миңа калса, илһам ул – үзе тормыш. Кешеләр, вакыйгалар, сынаулар – менә шулар барысы да сине нәрсәгә дә булса өйрәтә, фикерләргә, уйланырга этәрә. Шул уйлар, үз чиратында, көйләр булып агыла.
Минемчә, иҗатта иң авыры – утырып эшләү. Башка бөтен эштәге кебек, иҗат кешеләренә дә бик тырышырга кирәк. Ә тырышырга беркем дә яратмый, бөтен кешенең ял итәсе, ялкауланасы килә (көлә).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat