Автор җомга санына бөтенләй башка материал әзерлисе иде, ләкин кичтән мессенджерлар аша банк депозитларын туңдыру турында фикер сорап язучылар булды. Беренче карашка Үзәк банк үзенең рәсми белдерүе белән барлык бәхәсләргә дә ышанычлы нокта куйды һәм бүтән сораулар тумаска тиеш иде кебек.
Финанс җитәкчелегенең: «Мәгънәсез идея. Мондый адым кешеләрнең, компанияләрнең үз акчалары белән эш итү хокукын бик тупас бозу белән беррәттән, илнең банк системасы нигезләрен һәм финанс тотрыклылыгын җимерүгә китерәчәк», – дигән сүзләре кертем ияләренә тыныч йокларлык гарантия бирергә тиеш. Нәкъ менә шул белдерүдән соң мәгълүмат кыры, хәтта рәсми мәгълүмат кыры кызды да инде. Бүген иртән «Телеграм»ны ачкан идем, Дәүләт Думасы депутаты, «Новые люди» партиясе лидеры Алексей Нечаевның Үзәк банкны кертемнәрне туңдыру хокукыннан мәхрүм итү инициативасы күзгә ташланды. Сәясәтче Дәүләт Думасының пленар утырышында халыкның саклык акчасын тартып алу хокукын, законлы хокук итеп, депутатларга тапшырырга өнди. Янәсе, Дума каршы килсә, кертемнәргә тимәячәкләр. Тагын бер тапкыр депутатларның белдерүләренә игътибар итмәскә чакырам, алар ниндидер безгә таныш булмаган виртуаль дөньяда яши. Нечаев: «Үзәк банк туңдыру булмаячагын ике тапкыр белдерде – ышанмыйлар», – ди. Күрәсең, үзе дә ышанмый.
Дилетант буларак тагын бер тапкыр сүз алырга һәм мәсьәләгә ачыклык кертергә туры килә. Үзәк банк үзенең рәсми белдерүендә хаклы, билгеле. Депозиттагы акчаларга кагылу «илнең банк системасы нигезләрен һәм финанс тотрыклылыгын җимерүгә китерәчәк». Әмма шуңа карамастан, депозитлар бикләнәчәк. Бу өлкәдә төрле илләрнең зур тәҗрибәсе бар. Үзебезнең илгә генә карыйк. 1941 елның 22 июнендә СССРда барлык банк кертемнәре дә бикләнә. 1991 елда бу хәл тагын бер кабатланды. 1991 елга кадәр банкка салган акчалары янган кешеләр укыйдыр бу юлларны. Иллелек һәм йөзлек купюраларны ничек итеп алыштырганнары да исегездәдер. Депозитлар өч очракта бикләнә: а) сугыш барганда, б) финанс кризисы вакытында, в) финанс паникасы башланса. Россиядә бу өч факторның өчесе дә күпмедер дәрәҗәдә бар. Бездә сугыш түгел түгелен, МХО гына бара… Мәгълүмат кырында кертемнәр туңдырылу турындагы җәнҗал купкан икән, өченче фактор мәйданга чыгып килә дигән сүз, шуңа күрә финанс җитәкчелеге кертемнәрне никадәр иртәрәк туңдырса, шулкадәр отачак.
Автор газета укучыларга «Ватаным Татарстан»ның 2024 елгы 17 сентябрь санын ачып карарга киңәш итә. Ул санда без: а) процент ставкалары күтәрелү дәвам итәчәген, б) моның деноминациягә һәм кертемнәрнең бикләнүенә китерәчәген хәбәр иттек. Ул вакытта әле Россия матбугатында бу мәсьәләдә бернинди дулкынлану да юк, берәү дә ул хакта сүз кузгатмаган иде. Без язганбыз: «Россиянең мәгълүмат кырында беренчеләрдән булып, моның ни белән төгәлләнәсен фаразларбыз».
Авторны коткы таратуда гаепләмәвегезне үтенәм. Вазгыять объектив рәвештә безнең фаразларга якынлаша. Шуның механизмын ачып күрсәтәм сезгә. Ышанасыгыз килсә, ышаныгыз, юк икән, сезнең эш. Механизмны газета хәбәрчесе ясамый, рәсми хакимиятләр китереп чыгара. Алар да үз ихтыярлары белән эшләми. Таудан таш тәгәри башласа, телисеңме-теләмисеңме, үз артыннан башка ташларны да ияртәчәк. Процент капиталы – финанс системасын түбәнгә тәгәрәтә торган шул таш ул. Процент никадәр зуррак булса, җимерелү шулкадәр тизрәк барачак.
Кешеләр ни өчен акчаларын депозитка илтә? Сакларга телиләр. Элек фатир алып, доллар алып, алтын коелма алып, акчаны саклау мөмкинлекләре бар иде. Болар хәзер бетерелде диярлек. Үзәк банк, аерым тармакларда күпергән хезмәт хаклары гиперинфляциягә китермәсен дип, депозитларга зур процентлар бирә торган схема тәкъдим итте. Бу схема вакытлыча тотрыклылык саклый ала, әмма барыбер нигезе белән үк үтергеч. Банк проценты инфляция дәрәҗәсендә булса, кешеләр депозитка сала акчасын. Инфляция процентны узып китә башласа, депозиттагы акчаны алып, товарга алыштырырга теләячәк. Базарга процентлар белән баетылган зур күләмдә акча чыга башласа, бәяләрнең нишләячәген аңлау кыен түгел. Агымдагы вазгыятьтә реаль инфляция 30–35 процент тирәсендә. Ачык мәгълүмат кырындагы мәгълүматлар белән танышып әйтәм моны. Ә депозитларга 20 процент тирәсе генә арту вәгъдә итәләр. Үзәк банк бар көченә ставканы яңадан күтәрергә омтыла, сәяси җитәкчелек моңа каршы төшә. Киресенчә, процентларны киметүне таләп итә, чөнки икътисад җимерелә. Бүген җитештерүче бизнес авыр хәлдә.
Шулай озак дәвам итсә, халык депозиттагы акчасын кире сорый башлаячак. Акчасын сорарга никадәр күбрәк кеше килсә, банклар аларны шулкадәр күбрәк кире борачак. Башта берничә көннән килергә әйтерләр, аннан айларга кадәр суза башларлар. Бу котылгысыз, чөнки банкларда бар кешегә кайтарып бирерлек акча юк. Ликвидлык юк дип әйтәләр моны. Ликвидлык ун процент тирәсе генә була, ягъни банк берьюлы шулкадәр акчаны гына кертем ияләренә кайтарып бирә ала. Кертемнәр кредит итеп бирелде чөнки, акча банкта сакланмый. Бер үк кертемне банкирлар ун тапкырга кадәр кредит итеп бирәләр. Ягъни син мең сум салсаң, банк, ун мең сумга әйләндереп, кредит бирә. Бу хакта мин 2010 елда «Вампирлар» дигән язмада язган идем. Дөньядагы бүгенге хәлне дә шул язмада сурәтләдем. Банк кертемне бирүдән баш тартса, финанс паникасына китерә. Эшне моңа кадәр җиткерергә ярамый. Бу финанс системасын җимерә. Депозитларны бикләсәң дә җимерелә система, бикләмәсәң дә. Вазгыять шуңа таба авыша. Үзәк банкта бик яхшы белгечләр эшли һәм моны алар аңлый. Хәлне төзәтү өчен бик кискен адымнар ясарга кирәк булыр иде, Аргентина Президенты шикелле кулга бензин пычкысы тотарга, мәсәлән. Россиядә моны эшләп булмый. Милей реформалары да бик авыр бара әле анда.
Автор якын киләчәккә яңа фаразлар ясый. Озакламый «Ватсап»ның бикләнү ихтималы 70 процентка якын. Башка мессенджерларны да тыярга тырышырлар. Тормыш шуны таләп итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat