Белгеч ничәнче елга кадәр туган кешеләр «сугыш чоры баласы» дип исәпләнә икәнен әйтте

— Менә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш ветераннары, тыл ветераннары, хезмәт ветераннары бар бит инде. Әле тагын сугыш чоры балалары бар дип сөйлиләр. Ничәнче елдан алып ничәнче елга кадәр туган кешеләр «сугыш чоры баласы» дип исәпләнә икән?

Сафаутдин Рәхимов. Буа районының Янтуган авылы

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин җавап бирә:

– «Сугыш чоры балалары» дигән категория рәсми документларда юк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү