— Абыем хатыны белән аерылыша. Өстендә машина өчен алынган кредиты бар. Хатынының, милек бүлүгә гариза биреп, ул машинаны тартып алырга хакы бармы?
Руслан. Казан
Юрист Булат Закиров җавап бирә:
– Аерылышканда уртак тупланган милек кенә түгел, ир белән хатынның барлык уртак кредитлары да бүленә. Бу автокредит буенча түләүләргә дә кагыла. Кредит түләнеп беткәнче, автомобиль бүленергә тиеш түгел, чөнки ул, асылда, банк залогында тора. Ләкин никах өзелеп, кредит капланганнан соң, аны түләү хисабына кертелгән акчаны аерырга мөмкин. Аннары, автомобильдән залог алганнан соң, аның хуҗасын билгеләргә була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: машина фатир кебек өлешләргә бүленми. Ул ир белән хатынның берсенә генә кала, ә икенчесенә компенсация түләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat