— Соңгы елларда ирем нык авырый. «Сиңа, ягъни хатыныма васыятьнамә язып торыргамы—юкмы, нотариуска байтак кына акча чыгаруның мәгънәсе булырмы—юкмы?» дигән сорау борчый аны. Хосусыйлаштырылган фатиры (миңа өйләнгәнче сатып алган) бар. Өйләнешкәч, бергә сатып алынган машина һәм дача да аның исеменә рәсмиләштерелгән. Улыбыз үсеп килә. Иремнең тагын беренче хатыныннан буйга җиткән кызы (әтисенең мөлкәтенә дәгъва кылмаячак) бар. Әти—әнисе күптән вафат. Васыятьнамә язса, аның бөтен милке миңа күчәчәкме?
Гөлфия Нуруллина. Казан
Юрист Булат Закиров җавабы:
– Васыятьнәмә язаргамы-юкмы икәнен һәрбер кеше үзе хәл итә. Бу очракта васыятьнамә булмаса да, барысы да закон нигезендә бүленәчәк. Ирегез вафатыннан соң бөтен мөлкәте беренче чираттагы варислар: ата-анасы, хатыны, балалары арасында бүленәчәк, дигән сүз бу. Ирегезнең мираска калдырыла торган мөлкәте булып фатиры, дачагызның яртысы һәм машинагызның яртысы тора. Дачаның һәм машинаның икенче яртысы сезнеке, чөнки бергә яшәгәндә сатып алынган мөлкәт. Шул рәвешле, сез үзегез, улыгыз һәм ирегезнең беренче никахтан туган кызы фатирны, дачаның яртысын һәм машинаның яртысын мираска алучылар, ягъни варислар булып торасыз. Бу исемлеккә, исән булсалар, ирегезнең әти-әнисе дә кертелер иде. Беренче никахтан туган кызы әтисенең мөлкәтенә дәгъва кылмаса һәм ниятеннән кайтмаячагына 100 процентка ышанса, васыятьнамә язмаска да мөмкин: барысы да сезгә һәм улыгызга күчәчәк чөнки. Улыгыз әлегә балигъ булмаганлыктан, мираста аның мәҗбүри өлеше бар. Ирегез васыятьнамәне сезнең исемгә генә язган очракта, улыгыз балигълык яшенә җиткәч (Россия Гражданлык кодексының 1149 нчы статьясында күрсәтелгән башка нигезләр булмаса), мираста мәҗбүри өлешкә хокукын югалта. Әмма ул васыятьнәмәне суд тәртибендә үзгәртә ала. Моның өчен аңа әтисенең васыятьнамәгә аңламыйча (психик авыру сәбәпле) кул куйганлыгын яки аңа кемнәрдер куркытып кул куйдыртканлыгын расларга кирәк булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat