Бүген Казанга эш визиты белән Заксобрание Рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе Закон чыгару Собраниесе делегациясе килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында парламентарийларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика парламенты секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алды.
Тверь өлкәсе Закон чыгару Собраниесе парламент делегациясе составында — Заксобрание рәисе урынбасары, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Александр Клиновский, Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Константин Буевич, Аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Александр Кушнарев, Аппарат җитәкчесе Виталий Тихолаз һәм башка рәсми затлар.
Тверь өлкәсе парламентарийлары визиты барышында иң яхшы закон чыгару практикасын өйрәнергә, Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни-рекреацион потенциалы белән танышырга ниятли. Сәфәрнең төп максаты — региональ парламентларның үзара хезмәттәшлеген ныгытуга һәм киңәйтүгә ярдәм итәргә тиешле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсе Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау.
Визит программасында — Иннополис инвестицион үсеш агентлыгында булу, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль проектларны өйрәнү, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән танышу. Тверь өлкәсе парламентарийлары шулай ук Казан федераль университетында һәм Казан Кремлендә булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat