Бүген иртән дошман пилотсыз очкычлары республика сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм итәргә омтылды. Яклау чаралары комплексы кабул ителде.
Нәтиҗәдә барлык БПЛА зарарсызландырылган.
Корбаннар һәм җимерелүләр юк.
Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү эшен дәвам итә.
Беренче хәбәрләр килгәннән соң, республика Рәисе урынга килде. Рөстәм Миңнехановка барлык кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә җиткерелә.
Барлык предприятиеләр штат режимында эшли, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat