БПЛА һөҗүмнәре төшерелгән видеоларны интернетка урнаштыруны тыю турында кисәтәләр

Пилотсыз очкычлар һөҗүме булган очракта урыннан төшерелгән видеоларны интернетта таратмаска кирәк, чөнки теләсә нинди ориентирлар буенча аның урынын билгеләргә мөмкин. Һава һөҗүмнәреннән саклану системалары эше төшерелгән видеоларны да интернетка урнаштырырга ярамый.

«Бу аларның урнашу урыннарын ача, очышларга үзгәреш кертергә ярдәм итә һәм сезнең куркынычсызлыгыгызга яный», – дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Әгәр дә күктә шикле объект күрсәгез — аның турында 112 телефоны яки «Радар.НФ» кушымтасы аша хәбәр итәргә киңәш ителә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү