Казанның Можайск урамында яшәүчеләр фатирларына кайткан

Казанда һава һөҗүменнән саклану көчләре Украинаның пилотсыз очкычын бәреп төшергәннән соң бер кыйпылчыгы Можайск урамындагы 16а йортта урнашкан фатирның балконы тышлыгына эләккән.

“Татар-информ” Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте мәгълүматларына таянып язганча, йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан.
Ашыгыч хезмәтләр тиз генә килеп, кыйпылчык тигән урынны тикшергән.
“Хәзер инде бернинди дә куркыныч юк. Йортта яшәүчеләр фатирларына әйләнеп кайтты”, — дип хәбәр иткән Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү