Балтач районында хәрби зонада булганнар да, аларның якыннары да онытылмый. Аларга һәрчак ярдәм итеп торалар.
СВОдагы якташларына ярдәм оештыручы, бөтен район авылларыннан җыйналган азык-төлек, кирәк-яракларны, андагы егетләр сораган техника, прибор-җиһазларны туплап, илтеп тапшыручы волонтерлар ике арада эзне суытмый: берсе — кайта, икенчесе юлга кузгала.
Шул ук вакытта хәрбиләрнең районда яшәүче якыннарына да ярдәм күрсәтергә, аларның гозер-үтенечләрен тиз арада хәл итәргә тырышалар. Район җитәкчелегенең атналык киңәшмәсе шушы юнәлешләрдә куелган бурычларның үтәлешен тикшерү белән башлана.
Бу көннәрдә СВО дагыларның якыннарына кабат утын кайтартуны оештырдылар. «Бу эш бездә ел әйләнәсе дәвам итә. Утын кисү, яруда бюджет өлкәсендә, хакимияттә эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, оешма- предприятие җитәкчеләре актив катнаша. Утын хуҗаларга кайтарып бирелә. Кирәк булганда өяргә волонтерлар ярдәм итә»,- ди җитәкчеләр
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat