Казан һәм Түбән Кама аэропортлары гадәттәгечә эшли

Бүген 10.30 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләрне алганнар. Чикләүләр иминлек максатында кертелгән булган.

“Татар-информ” Росавиация мәгълүматларына таянып язганча, Казанга очучы өч самолет запас аэродромнарга төшеп утырган.

“Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропортлар хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар күрде, ә бу – өстенлекле бурыч”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү