Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне уңаеннан котлаган.
“Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәклегегез, Ватаныбызга, халкыбызга булган мәхәббәтегез һәм тугрылылыгыз тирән ихтирам уята. Сезгә сокланабыз, илкүләм данга ия остаз булуыгыз белән горурланабыз!” – дигән республика Рәисе котлауда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat