Песи хуҗасын эшсез һәм премиясез калдырган

Кытайда мәче очраклы рәвештә хуҗасын эшсез калдырган. Бу хакта South China Morning Post яза.

Чунцинда яшәүче 25 яшьлек хатын гыйнвар башында эштән китү турында гариза язган. Тик ул аның җитәкчесенә җибәрергә батырчылык итмәгән, чөнки аңа тугыз мәчесен асрау өчен акча кирәк була. Тик песиләрнең берсе хуҗасына карар кабул итәргә «ярдәм» итә: ул өстәлгә сикереп менә һәм очраклы рәвештә ноутбук төймәсенә басып, гаризаны җитәкчегә җибәрә. 

Мәченең әлеге шаянлыгын камерага да эләккән. Хатын-кыз бу хәлне җитәкчесенә аңлатырга тырышып карый, тик ул кире уйламый. Шулай итеп, хатын-кыз песие аркасында эшсез һәм күп кенә компанияләр яз бәйрәме алдыннан түли торган премиясез калган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү