Татарстанда кадрларга бәйле зур үзгәреш: егерме елдан артык республиканың Финанс министрлыгын җитәкләгәннән соң, Радик Гайзатуллин министр вазыйфасыннан китте. Үз теләге белән. Тимерне кызуында сугып, бушап калган урынга моңа кадәр финанс министрының беренче урынбасары булып эшләгән Марат Фәйзрахмановны билгеләделәр.
2002 елдан бирле финанс министры булып эшләгән Радик Гайзатуллинның китүе турында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булса да, мондый карарга килүенең сәбәбе аңлашыла кебек: озак еллар буе әлеге җаваплы вазыйфаны башкарып, арыганлык хисе җыелган. Ике дистә ел эчендә республиканың финанс системасына шактый сынаулар узарга туры килде. Бу – дөньякүләм һәм илкүләм финанс кризислары да, пандемия дә, санкцияләр чоры да. Катлаулы шартларга карамастан, Татарстанның финанс системасы тотрыклы булып калды. Моңа ирешүдә җитәкченең тырышлыгы бәяләп бетергесез, әлбәттә. Өстәвенә Татарстан халыкара спорт, сәяси вакыйгалар үзәгенә әверелде. Димәк, эш тагын да арткан. Кайбер мәгълүматларга караганда, Радик Гайзатуллин моннан биш ел элек үк тынычрак эшкә күчерүләрен сораган булган, җибәрмәгәннәр. Тик үтенечен дә онытмаганнар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Радик Гайзатуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды. Ул республиканың финанс системасында егерме елдан артык эшләгән Радик Гайзатуллинның югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте һәм аңа озак еллар бергә эшләгән өчен рәхмәт белдерде.
– Уртак хезмәттәшлегебез өчен ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Без аның белән районда да бергә эшләдек. Алга таба да хезмәт юлын уңышлы дәвам иттерүен телибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Радик Гайзатуллин – җаваплы һәм хөрмәтле җитәкче. «Көтелмәгән хәбәр булды. Вазыйфасыннан китәр алдыннан ул министрлыктагы һәр бүлеккә кереп, хезмәткәрләр белән саубуллашты. Күзләр дә яшьләнде. Җитәкче буларак, без аны бик нык хөрмәт иттек. Радик Рәүф улы һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле, шул ук вакытта таләпчән, үз эшенең чын остасы була белде. Саубуллашканда алга таба да уңышлар теләде. Министр урынына чит кеше килми, димәк, алга таба да элеккечә эшләячәксез, дип тынычландырды», – дип сөйләде «ВТ»га министрлыкта эшләүчеләр.
Радик Гайзатуллин 1964 елның 20 июлендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1985 елда «Бухгалтерлык хисабы һәм авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлеге анализы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Лаеш һәм Биектау районнары предприятиеләрендә баш бухгалтер булып эшләгән. Биектауда Рөстәм Миңнеханов (ул районны 1993–1996 елларда җитәкләгән) белән бергә эшләгәннән соң, 1999 елда Татарстан Финанс министрлыгына күчкән. Биредә бер ел – бүлек җитәкчесе, бер ел министр урынбасары вазыйфаларын башкарган. 2002 елның 18 июненнән Радик Гайзатуллин финанс министры итеп билгеләнгән.
Хезмәт коллективына яңа министрны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. 51 яшьлек Марат Фәйзрахманов 2007 елдан бирле Татарстан финанс министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарды. Алексей Песошин Марат Җәүдәт улының эш тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын югары бәяләде.
Белешмә өчен:
Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов 1973 елның 18 маенда Биектау районының Константиновка авылында туган. 1995 елда – Казан финанс-икътисад институтын, 2005 елда – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1992 елда Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер вазыйфаларыннан башлаган. 1993–1995 елларда – «Татплодоовощпром» берләшмәсендә икътисадчы, 1997–1998 елларда – «Ак Барс» банкында баш белгеч булып эшләгән. 1998–1999 елларда – Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе урынбасары, 1999 елда – Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры, 1999–2000 елларда – «Ак Барс» банкының Яшел Үзәндәге филиалы директоры булган. Аннары дүрт ел Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе вазыйфасын башкарган. Марат Фәйзрахманов республика өчен яңа финанс институт – Инвестиция-венчур фондын оештыруда катнашкан һәм аны 2004–2007 елларда җитәкләгән. 2007 елның маеннан – финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры. 2025 елның 18 гыйнварыннан Татарстанның финанс министры.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat