2024 елда республикадагы төзелеш оешмалары 134 миллиард сумлык фатир саткан. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин министрлыкның еллык коллегиясендә әйтте.
«Узган елның икенче яртысыннан торак базарында сату-алулар саны кимүен күрәбез. Әлеге вазгыять ил күләмендә күзәтелә. Һичшиксез, моңа төп ставканың күтәрелүе, ташламалы ипотека тәмамлану, IT-ипотека һәм авыл ипотекасының шартлары үзгәрүе тәэсир итте. Былтыр республикадагы төзелеш оешмалары 134 миллиард сумлык фатир саткан. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу — 6 процентка азрак», — диде министр.
Аның сүзләренә караганда, узган елның июль-декабрь айларында торак базарында сату-алулар күрсәткече, алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 63 процентка кимегән. «Ипотека кредитлаштыруы базарында кимү — 33 процент. 168 миллиард сумлык 45 мең килешү төзелгән», — диде Марат Айзатуллин.
Ул торак базарында вазгыятьне тотрыклы итү өчен Президент һәм Ил Хөкүмәте тарафыннан тиешле чаралар күрелүен дә искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat