Фәйзуллин Камал театрының яңа бинасы турында: «Сокландыргыч»

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, Татарстанда оешкан команданың эш нәтиҗәсе искиткеч зур нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирә. Бу хакта ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте.

Федераль министр Камал театрының яңа бинасына югары бәя бирде. «Сокландыргыч. Биредә технологияләр дә үзебезнеке кулланылган. Күп нәрсә башка төбәкләргә дә шундый ук уңышка омтылырга кирәк булуын күрсәтә», — диде Ирек Фәйзуллин.

Ул инвестиция-төзелеш проектында катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, быел Россиядә соңгы алты елда тормышка ашырылган илкүләм проектлар тәмамлана. «Аның кысасында илдә 580 миллион квадрат метрга якын торак төзелде, шуның 18,4 миллион квадрат метры — Татарстанда», — диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү