Соңгы чиктә. Яшәү минимумына яшәп буламы?

Россиядә фәкыйрьләр саны кимегән. Росстат мәгълүматлары шул хакта сөйли. 2024 елның өченче кварталында илдә фәкыйрьлек чиге 15 679 сумны тәшкил иткән һәм керемнәре шушы күрсәткечтән түбән булган халык саны 8 проценттан да (якынча 12 млн кеше) артмаган, ди. Яшәү минимумына яшәп буламы? Фәкыйрьлекнең чиге кайда? Шуны ачыкларга тырыштык.

Статистика саннарына ышансаң, 1992 елда Россиядә фәкыйрьләр 49 млн булса, 1999 елда ул 41 миллионга калган. Ярлы кешеләрне ничек барлыйлар соң статистлар? Элегрәк кереме яшәү минимумыннан азрак булганнарны бу исемлеккә кертәләр иде. 2021 елдан исә яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа моделе кулланыла. Исәпләү нигезендә азык-төлек кәрзине түгел, ә җан башына уртача керем һәм уртача хезмәт хакы ята. 2021 елдан аз керемлеләр санын билгеләү өчен яңа күрсәткеч – фәкыйрьлек чиген керттеләр.

2024 елның III кварталында бу чик 15 679 сумны тәшкил итте. Ил халкының 8 проценты әнә шул суммадан да азрак хакка яши дигән сүз.

Ярлылар саны кимүгә нәрсә тәэсир иткән соң? Акча саный белгән белгечләр әйтүенчә, сере – халыкның керем күләме артуда.

Әйтик, 2024 елның III кварталында халыкның керем күләме 26,8 трлн сумны тәшкил иткән. 2023 елгы саннардан 18,2 процентка күбрәк бу. Артмаган, дип әйтә алмыйсыз, кыскасы!

Керемнәрнең артуына хезмәт хаклары арту, эшмәкәрлек, җитештерүчәнлек белән шөгыльләнүдән килгән акчалар да йогынты ясаган. Хезмәт хакы һәм социаль түләүләр керем структурасында гадәттәгечә иң зур өлешне алып тора, ди статистлар (59,0% һәм 17,9%).

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, республика фәкыйрьләр күрсәткеченең түбән булуы белән алдынгы урыннарда тора. 2023 ел нәтиҗәләренә күз салсаң, бу күрсәткеч 4,6 процентны тәшкил иткән. Ягъни Татарстанда яшәүче 184,8 мең кеше дигән сүз бу.

– Россия буенча бу күрсәткеч 8,5 процентны тәшкил итә. Республика 4 нче урынны алып тора. 1 нче урында – Ямал-Ненец автономияле округы (3,6%), 2 нче урында – Санкт-Петербург (4,4%), 3 нче урында – Мәскәү (4,5%). Социаль контракт ярлылык проблемаларын хәл итүдә иң нәтиҗәле ысул булып тора. Республикада 2024 елда 5,9 мең гаилә социаль контракт төзелгән. Контрактларның 90 проценты кешеләрнең мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, – ди министр.

Әмма керемнәр белән бергә чыгымнар да арта бит. Ноябрьдә Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы (кулланучы кәрзине) 20 471 сум 99 тиен тәшкил иткән. 2023 елның декабреннән 9,7 процентка артуга да карамастан, ул Идел буе федераль округында әле дә иң арзан кәрзиннәрдән берсе булып кала, диелә Татарстанстатның «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәле» докладында. Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урында тора. Әйтик, Мордовия беренче урынны били, анда ноябрьдә азык-төлек кәрзине 20 138 сум 11 тиен тәшкил иткән, икенче урында – Чувашия (20 356 сум 25 тиен). Пенза өлкәсе (20 401 сум 15 тиен) – өченче, Саратов өлкәсе (20 492 сум 68 тиен) – бишенче урында.

 

Татарстанда яшәү минимумы (2025 елга):

* Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 16 430 сум,

пенсионерлар өчен – 12 963 сум, балалар өчен – 14 621 сум.

Россия күләмендә яшәү минимумы (2025 елга):

* Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен – 17 201 сум.

 

 

Яшәү минимумына яшәп буламы? СОРАШТЫРУ

Алинә Зиннурова, шәхси оешмада икътисадый сораулар буенча белгеч:

– Әлбәттә, юк! Үз мисалымнан чыгып әйтә алам: бу сумма миңа фатир арендасы хакын да капларга җитмәс иде. Әйе, бәлки ул акча бер кешегә билгеле бер күләмдә азык-төлек сатып алу өчен җитәдер дә. Әмма бу очракта да иң арзан товарлар турында сүз йөртәбез бит. Чагыштырмача рәхәт яшәр өчен аена 70 мең сум акча килеп торса, әйбәт булыр иде. Монысы да әле – хыялдагы минимум гына. Барыбер үзеңне нәрсәдә дә булса чикләргә туры киләчәк. Уртача алганда, мин ашау-эчү, продукция сатып алу өчен генә дә 17 мең сум акча тотам. Әле бу әти-әниләр ит-сөт, йомырка һәм башкалары белән ярдәм итеп торганда!

 

Нәзилә ХуҗинаҖәләлиева, «Акчарлак» газетасының редактор урынбасары:

– Бу – бик көлке сумма. Бу суммага яшәр өчен би-ик сәламәт булырга, транспортта йөрмәскә, кунакларга бармаска, тәмле ашамаска, киенмәскә, кредитлар алмаска кирәк. Чөнки ЖКХ һәм башка түләүләрдән соң, маргарин мае, ите дә булмаган казылык, арзанлы ризыклар ашарга гына кала. Уртача яшим дисәң, 100 мең сумнан күбрәк акча кирәк. Гаилә бюджетына кагыла бу.

 

Диана Фәйзрахманова, хуҗабикә:

– Бер яктан караганда, үзеңне кысада тотып яшәп карау дөрестер дә. Син зыянлы ризыкларга акча тотмыйсың, кыйбатлы нәрсәләр сатып ала алмыйсың, дигәндәй. Аңлы куллану диләрме әле моны? Әмма болай озак яшәп буламы соң? Кирәкме, гомумән? Кеше организмы робот түгел. Аңа сыйфатлы ризыклар да, кыйбатлы витаминнар да, ял да кирәк. Ә болар барысы да акчага килеп төртелә. Күңел ачу чараларына да барасы килә бит әле. Кешеләр хәзер хезмәт хакын арттыру өчен юкка гына өстәмә эштә эшләми инде. Үзем дә заказга ризыклар пешерәм. Декрет акчасы белән генә яшәп булмый. Ризык пешерүдән акча чишмәдәй ага дип әйтә алмасам да, кесәгә тама.

 

Киңәштабыш

* Сатып алган һәр нәрсәңне, кергән һәр акчаны язып бару хәерле. Бу бәяләрне чагыштыру өчен дә, керем-чыгымнарны барлау өчен дә кирәк.

* Зур әйберләр сатып алуны алдан плаштырырга кирәк. Моның өчен акча җыя башлау хәерле. Һич кенә дә кредит, «рассрочка»ларга мөрәҗәгать итмәскә.

* Кибетләрдә акцияләрне, ташламалы көннәрне күзәтеп барыгыз.

* Түләүле хезмәтләргә алмаш эзләргә тырышыгыз. Телефон, интернеттагы «подписка»ларга язылмагыз.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү