Казанда автоинспекторлар авырлы хатынны хастаханәгә илтергә булышкан

Казанда автоинспекторлар авырлы хатын-кызга хастаханәгә барып җитәргә ярдәм иткән.

Петербург урамындагы юл-патруль хезмәте экипажына авырлы хатынның ире мөрәҗәгать иткән: 33 яшьлек Omoda йөртүчесе тулгаклары башланган хатынын хастаханәгә илтеп җиткерергә өлгермәүдән курыккан һәм озата баруларын сораган. Инспекторлар авырлы хатын утырган машинаны медицина учреждениесенә озата барганнар. Хәзерге вакытта хатын-кызның, баласының тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү