2024 елда Татарстанга 4,4 млн чамасы кунак килгән. Бу турыда Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитетының коллегия утырышында комитет башлыгы Сергей Иванов хәбәр итте.
Әлегә бу узган ел республикага килгән туристларның төгәл саны түгел, ә комитетның 2024 нәтиҗәләре буенча фаразлары гына. Әмма комитет башлыгы бу фаразлар чынга ашырга мөмкин дин саный.
Чагыштыру өчен: 2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килгән булган. «Моннан 10 ел элек без мондый саннар турында хыяллана гына идек. 2035 елда кунаклар санын 10 млн.га кадәр җиткерү бурычын куябыз», — диде Сергей Иванов.
2024 елда туристларга күрсәтелгән хезмәтләр суммасы да (туристларның яшәү, туклану, транспорт, күңел ачуга тоткан акчалары) арткан. 2023 елда ул 88,4 млрд сум булса, 2024 елда 103,4 млрд сумны тәшкин иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat