«Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге инфраструктура һәм юлларга бәйле

Узган ел Татарстан халкы «Халык контроле» порталына 97,8 мең мөрәҗәгать җибәргән. Бу хакта Хөкүмәт Йортындагы брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Мөрәҗәгатьләрнең 78 проценты уңай хәл ителгән.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, портал барлыкка килгән вакыттан бирле анда 687 388 гозер кабул ителгән.

Быелгы мөрәҗәгатьләр арасында иң күп сораулар тудырган юнәлешләр булып инфраструктура (41,5 мең), юллар (34,3 мең), ТКХ (8,9 мең), чүп-чар җыю (4,3 мең), транспорт (2,5 мең), экология (1,3 мең), сәүдә (1,1 мең), сәламәтлек саклау (1 мең) тармаклары тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү