Тәҗрибә алмашу һәм элемтәләрне ныгыту. Татарстанга Тверь өлкәсе парламенты делегациясе килде. Мөһим вакыйга – республикада ике төбәкнең закон чыгаручылары арасында парламентара хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.
Тверь өлкәсе Закон чыгаручылары җыены һәм Дәүләт Советы арасында килешүгә төбәк парламентлары башлыклары Сергей Голубев һәм Фәрит Мөхәммәтшин кул куйды. Килешү нигезендә яклар закон чыгаруны камилләштерү, закон чыгару һәм парламент эшенең ачыктан-ачык булуын тәэмин итү, гражданлык институтлары һәм җирле үзидарә органнары белән элемтәләрне киңәйтү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә ниятли.
– Тверь өлкәсе Закон чыгаручылары җыены белән килешү имзалау – мөһим вакыйга. Безнең икътисадларның охшаш яклары күп. Татарстан һәм Тверь өлкәсе – илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләре, безнең арада товар әйләнеше елдан-ел үсә. Үзара хезмәттәшлектә актуаль мәсьәләләр буенча закон чыгаруга бәйле карарларга килергә тырышачакбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аңа кадәр Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тверь өлкәсе парламенты делегациясе вәкилләре белән очрашу да үткәрде. «Бүгенге шартларда ил төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгыту аеруча да мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, парламентара килешү имзалауның әһәмиятен билгеләп. – Әлеге килешү бөтен яклы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачак дип ышанам».
Дәүләт Советы Рәисе республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә дә аерым тукталды. Ул кунакларга парламент, комитетлар, комиссияләр, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре эше турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча, республикада тулай төбәк продукты күләме 5 триллион сумнан артып китте. Соңгы берничә елда республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырыла. «Бүген Татарстан – илнең икътисадый яктан алга киткән терәк төбәкләренең берсе», – диде ул.
Тверь өлкәсе Закон чыгаручылары җыены Рәисе Сергей Голубев искәрткәнчә, илнең ике төбәге – Татарстан һәм Тверь өлкәсе арасында ныклы элемтәләр урнашкан. Хәзер исә парламентара хезмәттәшлек тә киңәячәк. «Безнең илнең башка төбәкләре белән килешүләребез күп түгел: егерме тирәсе. Шуңа күрә Татарстан белән хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим, бу – безнең өчен зур хөрмәт», – диде ул.
Билгеле булганча, Тверь өлкәсе парламенты делегациясе Казанга 19 гыйнварда килде. Ике парламент арасында килешү имзалаудан тыш, кунаклар закон чыгару тәҗрибәсен өйрәнде, республика мөмкинлекләре белән танышты. Делегация вәкилләре Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында булды, төбәк парламенты комитетлары җитәкчеләре белән очрашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat