Мөхәммәтшин: «Авыл советы – кешеләр үз проблемалары белән мөрәҗәгать итә торган урын»

Урында яхшырак беләләр. Россия Дәүләт Думасында җирле үзидарә моделен билгеләү хокукын төбәкләрнең үзләренә калдырырга ризалаштылар. Мәскәүдәге депутатлар җирле үзидарәләр реформасы турындагы закон проектын тикшергәндә Татарстан җитәкчеләре аларга авыл кешесенең мәшәкатьләре турында онытмаска кат-кат киңәш итте. Ишеттеләр: Дәүләт Думасы Рәисе фракцияара төзәтмәләр әзерләргә кушты.

Җирле үзидарәләр реформасы турындагы закон проекты узган ел ахырында депутатлар арасында иң күп бәхәсләр уяткан мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Татарстан җитәкчелеге Мәскәүдәге депутатлар тәкъдим иткән төзәтмәләрдән канәгать булмавын яшереп тормады.  «Барыбыз да беләбез, безнең илебез бик зур һәм аның белән бер генә өлге буенча идарә итеп бетереп булмый. Әлбәттә, үзгәрешләр булды, бар һәм булачак. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Теге яки бу төбәктә халык саны аз икән, аларга, безгә түгел, нәкъ менә шундый җирлекләргә яңа идарә системасына күчү хокукын бирергә кирәк. Без моңа каршы түгел. Әмма халыктан сорамыйча, аларга мондый карар кабул итү хокукын кем биргән? Югыйсә бу эш белән, гомумән дә, муниципаль берәмлекләргә кагылышы булмаган кешеләр шөгыльләнә, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында. – Бу мәсьәләдә нинди генә карар кабул ителсә дә, без аны үтәячәкбез, әлбәттә. Әмма барлык карарлар да халык, дәүләт файдасына булырга тиеш».

Декабрь башында Дәүләт Думасы утырышында закон проекты икенче укылышта каралырга тиеш иде, тик ул вакытта аны көтмәгәндә көн тәртибеннән алдылар. Һәм менә, ниһаять, Татарстан көткән һәм өметләнгән хәбәр алдык. Җирле үзидарә моделен сайлауны төбәкләрнең үзләренә билгеләргә тәкъдим итүләре турында хәбәр Дәүләт Думасы сайтында чыкты. Аннан аңлашылганча, «закон проектын икенче укылышта карар өчен фракцияара төзәтмә кертү» турында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин күрсәтмә биргән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанны ишетүләрен һәм без әйткән фикернең уңай кабул ителүен билгеләп узды.

– Без Вячеслав Володинның тәкъдимен хуплыйбыз, – диде ул журналистларга. – Авыл советы – кешеләр үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә торган урын. Әгәр аларны ябып, барысын да район үзәгенә күчерсәк, аннан торып авыллардагы мәсьәләләрне хәл итү авыр булачак. Өстәвенә өлкәннәргә «су юк», «кар көрәргә кирәк», «юлны чистартырга кирәк», «ут бетте» кебек сораулар белән район үзәгенә кадәр бару уңайсыз. Без авылны, Татарстанда авыл советлары, муниципаль депутатлар корпусы аша табылган эш рәвешен һәм тәртибен саклап калырга кирәк, дип саныйбыз.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, республиканың фикерен татарстанлылар да, илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә хуплый.

– Авыл җирлекләрен саклап калу турындагы фикеребезне хуплап язган хатларны күп алабыз, – диде парламент башлыгы. – Хәзер әзерләнә торган төзәтмәләр нигезендә төбәк парламентлары үз территорияләрендә нинди җирле үзидарә булачагын үзләре хәл итәргә тиеш булачак.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин бу законның мөһим булуын һәм республикада яшәүче һәр кешегә кагылуын ассызыклады. Билгеле булганча, республика депутатлары җирле үзидарәнең ике баскычлы механизмын саклап калу өчен закон проектына 50 дән артык төзәтмә әзерләде.

Сүз нәрсә турында бара?

Исегезгә төшерик: «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын Федерация Советының Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы комитеты рәисе Павел Крашенинников әзерләде. Аны беренче укылышта 2022 елда ук кабул иткәннәр иде. Ләкин, төзәтмәләр күп кертелү сәбәпле, документны әзерләү процессы сузылды һәм депутатлар әлеге проектка кабаттан быелның көзге сессиясендә генә әйләнеп кайттылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү