Татарстанда торак төзелеше кабат рекорд куйды

Татарстанда былтыр торак төзелеше кабат рекорд куйды. Әмма төп ставка күтәрелү сәбәпле, ил күләмендә милек сату күрсәткече нык кимеде. Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин кыен хәлдә калган төзүчеләргә булышырга вәгъдә итте. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында коммуналь торбаларга күпме акча акканны да әйттеләр.

Татарстанның асылташы

Узган ел республикада 880 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылган. «Татарстан тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше якынча 8 процент тәшкил итә, – дип сөйләде 2024 елда ирешкән төп саннар турында министр Марат Айзатуллин. – Былтыр республикада рекорд куелды: 3 миллион 452 мең 700 квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Быел 3 миллион 260 мең квадрат метр торак төзергә ниятлибез».

Бу урында шуны да искәртик: коллегия утырышы Камал театрының шул көнне генә рәсми рәвештә ачылган яңа бинасында узды. Очраклы түгел, әлеге үзенчәлекле корылманы республика төзүчеләре мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сафка бастырды.

– Мин сезне кайчак сүгеп тә алам икән – дөрес эшлим. Шуны әйтәсем килә: республиканың сездән башка төзүчеләре юк. Барлык эшләрне без бергә башкарабыз. Камал театрының яңа бинасы төзелгәндә, объектта ничек бәхәсләшкәнне хәтерлибез. Бүген исә барысы да канәгать, елмаялар. Төзелеш җиңел генә бирелми, ә төзүче эше бик авыр. Сабырлык телим сезгә! – диде залда утыручыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Республика төзүчеләренә Ирек Фәйзуллин да югары бәя бирде.

– Рөстәм Нургали улы: «Булдырасыз, рәхмәт!» – дип әйтергә кушты. Әмма мин үземнән дә бераз өстим әле, – дип башлады ул сүзен, уенын-чынын бергә кушып. – Театрның яңа бинасына төзелеш барган вакытта да килгәнем бар. Сокландым, чөнки биредә үзебезнең технологияләр кулланылган. Бу – илнең башка төбәкләренә нәрсәгә омтылырга кирәк икәнне күрсәтә.

Ямыйсы бар… торбаны

Бар да ал да гөл генә түгел, әлбәттә. «Мондый бәллүр залда матур нәрсәләр турында гына сөйләшәсе килсә дә, алда торган борчыган мәсьәләләр дә бар, – диде республика халкының яртысын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә торган «Татэнерго» оешмасы җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев. – Узган ел нәтиҗәләре буенча, җылылык челтәрләренең тузу күрсәткече 65 проценттан да артып китте. Казанда ул – 56, Зәйдә – 57, Чаллы һәм Бөгелмәдә – 61 процент тәшкил итә. Былтыр әлеге максатка бүлеп бирелгән 7 миллиард сум акча да вазгыятьне уңай якка үзгәртмәде». Аның сүзләренә караганда, былтыр Түбән Кама җылылык челтәрен «Татэнерго»га тапшыру сәбәпле, саннар тагын да артка тәгәрәгән. Соңгысында торбалар 85 процентка тузган. Быелгы кышны ничек тә исән-сау чыгу өчен, Түбән Камада былтыр 650 миллион сумга 20 чакрым озынлыктагы торбаларны ремонтлаганнар. «Вазгыятьне ике елда үзгәртергә мөмкин. Моның өчен 5 миллиард сум акча кирәк», – диде Рәүзил Хаҗиев.

«Авырткан җир» турында Татарстан Рәисе дә әйтте:

Торак-коммуналь хуҗалыкка килгәндә, без барыбыз да тариф та, башкасын да бирергә теләмибез, әмма шул ук вакытта бар да яхшы булуын телибез. Алай булмый. Коммуналь инфраструктураны яңарту – бик кирәкле проект. Ул ил күләмендә җитди проблема булып тора.

Рөстәм Миңнеханов федераль программадан тыш, Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге программа кабул ителүен дә искә төшерде. Аның кысасында инфраструктураны яңартуга ел саен 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

– Соңгы еларда булган бөтен аварияләрне өйрәндек һәм алар бер үк урыннарда килеп чыга дигән нәтиҗәгә килдек. Бу урыннарга ел саен акча тотмасак, күрсәткечләр гел начар булачак, – диде федераль министр.

Торакка бәя төшәме?

Төзелеш оешмаларына да булышырга вәгъдә иттеләр. Былтыр республика халкы 134 миллиард сумлык торак сатып алган. «Узган елның икенче яртысыннан торак базарында сату-алулар саны кимүен күрәбез. Әлеге вазгыять ил күләмендә күзәтелә. Һичшиксез, моңа төп ставканың күтәрелүе, ташламалы ипотека тәмамлану, IT-ипотека һәм авыл ипотекасының шартлары үзгәрү тәэсир итте. Былтыр республикадагы төзелеш оешмалары 134 миллиард сумлык фатир саткан. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка азрак», – диде Марат Айзатуллин. Аның әйтүенчә, узган елның июль – декабрь айларында, алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, торак базарында сату күрсәткече 63 процентка кимегән. «Ипотека кредиты базарында кимү – 33 процент. 168 миллиард сумлык 45 мең килешү төзелгән», – диде министр.

Ирек Фәйзуллин өмет өстәргә тырышты. Аның әйтүенчә, хәзерге шартлардан чыгып, хакимияттә төзелеш тармагына яңа ярдәм чаралары әзерләнә:

Төзелеш оешмаларына мөрәҗәгать итеп әйтәм: яңа ярдәм чараларын тормышка ашыру өчен, бәяләрне арттыру ягына таба үзгәртмәгез. Бәяләрне «катырырга» кирәк. Без җитештерүчеләр, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, төзелеш чималлары бәяләрен ирекле рәвештә «катырып» тору мәсьәләсен дә тикшерәбез. Бәя 1 июльдән тарифларга бәйле үзгәрешләрне исәпкә алып кына күтәрелергә мөмкин. Югыйсә, тагын барлык акча арткан бәяләрне куып тотуга гына сарыф ителәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү