Әләк түгел, хезмәт! Санлы платформалар ярдәмендә халык гозерләре тизрәк хәл ителә

Өйдән чыкмый гына МФЦга! Бу мөмкин хәл. Татарстанда табибка язылу, штрафларны түләү, гозерләрне җиткерү өчен хакимият белән халык арасында күпер булып торган кушымталарпорталлар бар. Шулар һәм барлыкка киләчәк яңалары турында Хөкүмәт йортында сөйләделәр.

Яңалыклар

Мең сорауга җавап – бер урында. Шуңа ирешәсе иде. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренчә, быел республикада «Услуги РТ» кушымтасына үзгәрешләр керәчәк. Дөресрәге, аның урынына «Госуслуги РТ 2.0» дигән яңасы барлыкка киләчәк. Яңа платформа үз эченә берничә хезмәтне алачак.

– Татарстан халкы элек «Услуги РТ» аша файдаланган хезмәтләрне «Локоло» дигән цифрлы хезмәткә урнаштырдык. «Госуслуги РТ 2.0»гә болар барысы да керәчәк. Моңа өстәп, кешеләр бик яратып файдалана торган «Халык контроле» порталы да шунда урнаштырылачак. Ягъни барлык кушымталар да бер кушымта эченә җыелачак, – дип аңлатты министрлык вәкиле.

Яңа платформада «Госконсьерж» дигән яңа кушымта да эшләячәк. Халык күңеленә монысы да хуш килер дип өметләнәләр.

– Яңа сервис ярдәмендә кирәкле хезмәттән файдалану өчен, күпфункцияле үзәк хезмәткәре белән видеоэлемтә аша аралашырга кирәк булачак, – дип аңлатты Илья Начвин. – Ягъни өйдән чыкмый гына да күпфункцияле үзәккә «бару» мөмкин булачак дигән сүз бу. Бик уңайлы сервис, аны күптән эшләргә кирәк иде.

Зарланудан бармы дәва?

Юл кителгән, түбәдән боз төшә, канализация ташыган… Халыкка теге яки бу тармакка бәйле зарларын тапшыру каналларының берсе булып «Халык контроле» порталы тора. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Илья Начвин фикеренчә, бу портал үзенең кирәкле һәм нәтиҗәле булуын күптән раслады. Сүз уңаеннан, портал барлыкка килгәннән бирле (2012 елда), анда барлыгы 687 388 гозер урнаштырылган.

– 2024 елда «Халык контроле»нә 97,8 мең мөрәҗәгать кабул ителде. Аның 78 проценты уңай якка хәл ителде. Быелгы мөрәҗәгатьләр арасында иң күп сораулар тудырган юнәлешләр булып төзекләндерү һәм инфраструктура (41,5 мең), юллар (34,3 мең), ТКХ (8,9 мең), чүп-чар җыю (4,3 мең), транспорт (2,5 мең), экология (1,3 мең), сәүдә (1,1 мең), сәламәтлек саклау (1 мең) тармаклары тора, – диде Сәрия Сабурская.

«Халык контроле»ндәге мөрәҗәгатьләрне үтәү күрсәткечләре

Район атамасы Мөрәҗәгатьләрне үтәү %
1 Саба 98
2 Спас 93
3 Мөслим 92
4 Мамадыш 91
5 Әгерҗе, Баулы 87
6 Кама Тамагы, Теләче 86
7 Азнакай, Әлмәт, Чирмешән 84
8 Чаллы 84
9 Нурлат, Балык Бистәсе 83
10 Кукмара, Минзәлә, Яшел Үзән 82

«Халык инспекторы» хезмәте аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр иткән татарстанлыларга 95 мең сум күләмдә акча түләнгән. Билгеле булганча, әлеге сервиска 7 төрле хокук бозу очраклары буенча мөрәҗәгатьләр җибәрергә мөмкин: машина йөртүченең җәяүлене үткәрмәве, светофорның кызыл утына чыгу, стоп-сызыктан кызыл утка чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, каеш эләктермәү, хәрәкәт итү вакытында телефоннан файдалану һәм машинадан чүп-чар ташлау. Халыктан ГАИ хозурына 7 меңләп мөрәҗәгать килгән.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү