Үсмерләргә электрон тәмәке, ягъни вейп сатучыларга 2 миллион сумга кадәр штраф яный

Үсмерләргә электрон тәмәке, ягъни вейп сатучыларга 2 миллион сумга кадәр штраф яный. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге закон кабул иттеләр.

Документ нигезендә, балигъ булмаганнарга вейп саткан гражданнарга – 300 мең сум, ә юридик затларга 2 миллион сумга кадәр штраф яный. Депутатлар шуны да искәрткән: бу – соңгы чик түгел. Алга таба электрон тәмәке сатуны гомумән тыймакчылар.

Соңгы сораштырулардан күренгәнчә, сатучылар вейп алырга теләгән үсмерләрнең 20 процентын гына кире борып чыгарган. Тагын бер сан: былтыр әлеге төр продукцияне сату нокталары 130 процентка, ягъни 70 меңгә арткан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү