Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Парламент җитәкчесенә Казанда яшәүче Диләрә Нуриева мөрәҗәгать итте. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабы белән берлектә эшләнгән, мәктәп укучыларын төрле һөнәрләрләрнә җәлеп итү буенча яңа проект тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге инициативаны хуплауны сорап, Диләрә Нуриева республика парламенты башлыгына узган елның декабрендә мөрәҗәгать иткән иде. Ул урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен предприятиеләргә, шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мондый экскурсияләр укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга гына түгел, ә теге яки бу белгечлекне үзләштерү өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеген күзалларга да мөмкинлек бирер иде. Ул чакта Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тәкъдимне хуплады һәм проектны гамәлгә ашыру концепциясен эшләргә тәкъдим итте.

Бүген парламент башлыгына шулай ук Россия гражданины, Лаеш районының Столбище бистәсендә яшәүче Фисал Хассан мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта ул «Казанская рустехника» предприятиесен җитәкли, оешма торак һәм торак булмаган биналар төзү буенча махсуслашкан. Мисырда туган Фисал Хассан предприятиегә эшкә чит ил яшьләрен актив җәлеп итә. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга хезмәт мигрантлары белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Фисал Хассан мобиль кушымта эшли, аның ярдәмендә Мисыр халкы республика, мондагы вакансияләр, Татарстанның күпмилләтле халкының яшәү рәвеше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белә ала, ә аннары виза квотасы буенча республикага эшкә килә. Шул рәвешле хәзер оешмага 40 кеше эшкә урнашкан. Алар белән социаль адаптация буенча актив эш алып барыла. «Кушымта аша мисырлылар Татарстан турында, илгә килү шартлары турында укып беләләр, тиешле документлар рәсмиләштерәләр, КФУда рус телен өйрәнәләр. Бу кешеләр-үз эшенең профессионаллары һәм монда эшләр өчен махсус киләләр», — дип ассызыклады Фисал Хассан.

Бүген Казанда яшәүче 77 яшьлек Руслана Вәлиева үзенә моңарчы билгеләнгән пенсия күләмен яңадан карауны һәм санатуны сорап Фәрит Мөхәммәтшинга килде.

Казанда яшәүче «имам Әгъзам Абу Хәниф» мәчете имам-хатыйбы Минзаһит Җиһаншин Фәрит Мөхәммәтшинга хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен сәламәтләндерү үзәге ачу буенча мәчет эшчәнлеге программасын гамәлгә ашыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык мәсьәләләрне шәхси контрольгә алды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү