Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына 2 мең куб метрдан артык күләмдә агач әзерләп озатканнар. Шулай ук СВОдагы егетләрнең гаиләләренә 17 мең куб метрдан артык утын бүлеп биргәннәр. Бу хакта бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы еллык утырышында тармак җитәкчесе Равил Кузюров хәбәр итте.
– СВОга ярдәм эше дәвам итә. Урман үсемлекләре орлыклары фондын формалаштыруда ярдәм итү өчен Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә 32 килограммнан артык булган нарат орлыклары җибәрелде, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat