Трампның дөньядагы иң куәтле державаның дилбегәсен үз кулына алуы мәгълүмат кырында зур дулкынлану уятты. 20 гыйнварда үткән Президент инаугурациясе зур сәяси шоу буларак оештырылды һәм үтте. Олигарх лидер беренче карарлары белән үк үзен Америка сәясәтендә генә түгел, глобаль масштабта зур давыл кузгатучы һәм кискен үзгәрешләргә китерүче итеп танытырга тырышты һәм нигездә моңа иреште дә шикелле.
Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасыннан чыгу, Климат буенча Париж килешүләрен аяк астына салып таптау кебек гамәлләр Американың инде кичәге Америка булмаячагын раслый иде. Яңа Президентның гиперактивлыгы, бер тәүлек эчендә йөзләгән указ имзалавы сценарийның алдан уйлап эшләнүен күрсәтә. Трампка сценарийда төп роль бирелгән, билгеле, әмма гафу итегез, бары тик роль генә… Трамп ниндидер бер сәхнә арты көченең хезмәтчесе генә, сценарийның авторы түгел. Бу язмада «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе шул фикерне нигезләргә тели.
Тармпның юләрлек битлеген бер дә салмавын гына алып карыйк. Акылдан язган кешенең әйткәннәренә без барыбыз да бик сак карыйбыз бит. Әйтик, гадәти кешенең ярсыганда «үтерәм» дип кычкыруы белән чын тиленең шундый ук янавы икесе ике төрле кабул ителә. Беренчесен әле үгетләп, тынычландырып була, әмма тилегә карата бу алымнар эшләми. Юләр әйттеме, янавын тормышка ашыра, нәтиҗәләре хакында уйлап тормый. Трампның сәясәт сәхнәсендәге роле шундый куркытуга корылган. Ләкин бу яңа ысул түгел. Американнар мондый ысулны СССРны таркатканда бер тапкыр уңышлы сыныйлар: Рональд Рейганга идарәсенең башында үзен псих итеп күрсәтергә тәкъдим ясала. Ричард Аллен – Америка Президентының ул чактагы милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе совет илчесе Анатолий Добрынин белән очрашкач: «Алар (советлар) беренче дәрәҗәдәге тиле белән эш итәбез дип уйлыйлар һәм үләргә җитеп курыканнар иде», – дип язып куя. Американың ул чактагы оборона министры киңәшчесе булып эшләгән Петер Швейцер дигән адәм соңыннан бу стратегия турында китап яза. Китап бүген сатуда бар. Русча исеме – «Победа: Роль тайной стратегии администрации США в распаде Советского Союза и социалистического лагеря». BuzzFeed – Нью-Йорктагы интернет медиа-компания – Швейцер китабының элекке срогында Трамп администрациясенең өстәл китабы булуын яза. Трамп имиджының каян килүен ачыкладык шикелле.
Беренче карашка акылдан язган кеше фикерләре булып тоелган Трамп идеяләре аның үз башында туганмы, әллә кемнәр тарафыннандыр төртеп кертелгәнме икәнен ачыкларга тырышып карыйк. 47 нче Президент зур масштаблы һәм шашкан идеяләр белән мавыга. Канада һәм Мексиканы АКШка кушу, Панама каналын янә Американыкы итү – мавыктыргыч, ләкин тормышка ашыру өчен катлаулы идеяләр. Гренландияне АКШ төбәге итү максаты да бар әле. Болар хәзер максатка әверелеп килә. Зур державаның рәсми лидеры авызыннан чыккан сүз – очраклылык түгел инде, ул рәсми план контурларын ала. Трамп соңгы сәгатьләрдә Мексикага картельләр белән көрәшү өчен гаскәрләр кертү ниятен дә өстәлгә чыгарып салды. Инаугурация вакытында ук картельләрне – Мексика мафиясен террорчылар дип рәсми рәвештә игълан итеп тә куйды. Гади оешкан җинаятьчелек кенә булса, ул – дәүләтнең үз эше, ә менә террорчыларга каршы гаскәр кертеп сугышу – изге эш, советларча әйтсәк – интернациональ бурыч. Вашингтон һәрвакыт шулай эшли: террорга каршы көрәшәм, дип, дәүләтләрне яулап ала.
Трампның якындагы максатларын читкә куйыйк та уйланып алыйк әле: идеяләр каян килә? Ярый, бер кеше башына Американы киңәйтү турында саташкан фикерләр килде дә ди. Сүз зур державаның лидеры итеп күтәрелгән шәхес хакында бара. Ничек күтәрелде, ни өчен күтәрделәр? Сез Трамп сайлауда үзе җиңде дип уйлыйсызмы? Шулай уйласагыз, сез Көнбатыш демократиясен бер дә белмисез.
Тарихка кечкенә генә экскурс ясап алыйк. Интернетта аз гына актарынсагыз, Өч яклы комиссия дигән халыкара оешмага тап булырсыз. Ул Төньяк Америка, Көнбатыш Европа, Азия вәкилләреннән Бильдерберг клубы инициативасы белән 1973 елда төзелә. Бильдерберг клубы – үзләрен дөнья хуҗалары дип санаган шәхесләрнең безгә ничек яшәргә икәнен хәл итү өчен җыелып сөйләшә торган урыны. Болар турыдан-туры дөнья сәясәте белән идарә итмәсәләр дә, вакыйгалар гадәттә шулар күрсәткән эздән ага. Россия ягыннан анда ике тапкыр Анатолий Чубайсның катнашканы бар. Йөз миллиардлаган сум акчаны чәчеп-исраф итеп бетереп тә, Чубайсның ничек исән-имин генә Россиядән чыгып китүе һәм исән-имин генә чит илдә яшәп ятуы бераз аңлашыла торгандыр…
Тагын бераз эзләнсәк, НАФТА (инглизчәдән тәрҗемә иткәч, Төньяк Америка икътисад зонасы дигәнне аңлата) дигән оешманың 1994 елда төзелүен күрер идек. Болар – барысы да Бильдерберг клубы проектлары. Киләчәктә ул проект бердәм акчасы булган аркадашлыкны күз алдында тота һәм Мексика белән Канададан тыш Гренландияне дә, Кариб диңгезе илләрен дә, башка кайбер төбәкләрне дә үз эченә ала. Проектта хәтта Израиль һәм Якын Көнчыгыш та карала. Иерусалимда Өченче храм төзү, мессия чыгу кебек идеяләре дә мәгълүм. Барысын да сөйләп чыгу мөмкин түгел. Конспирология теориясенә кереп китәчәкбез. Әйтеп карагыз: Трамп соңгы көннәрдә игълан иткән идеяләр – аның үз саташулары дип. Ул – бары тик тарихның борылыш мизгелендә сәхнә арты көчләре файдалана торган хезмәтче генә.
Трамп уң радикаль хәрәкәтләр (фашистлар) белән хезмәттәшлек итәр кебек. Илон Маск – 47 нче Президентның төп аркадашларыннан берсе инаугурация вакытында кулы белән фашистлар ишарәсен тиктомалдан гына ясамады. Ул ишарә дөнья җәмәгатьчелегендә зур шок тудырды, әмма әле бу башы гына.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat