Татарстанның Кукмара районында чаңгыда шуган вакытта имгәнгән 21 яшьлек кызны санавиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 19 гыйнварда чаңгы шуган вакытта кыз агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, үпкәсе һәм йөрәгенә зыян килгән.
«Шул ук көнне Татарстанның Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Сергей Огурцов, операция ясау өчен, Кукмара Үзәк район хастаханәсенә килә. Бу алга таба пациентны Казанга алып килергә мөмкинлек тудырды», — дип яза клиниканың матбугат хезмәтендә.
Дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсендә травматологлар кызның ботына операция ясаган һәм аны 4че реанимация бүлегенә күчергән.
Кыз инде аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә сулый. Аны бүлеккә күчерергә ниятлиләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat