Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хәбәр итте.
-Фельдшер ярдәмчеләре авыр хәлдәгез ялгыз һәм мөстәкыйль рәвештә өйдән чыгып йөри алмаган кешеләрнең көн дә хәлен белеп тора. Алар иң ерак торак пунктларда яшәүчеләр янына ук барып җитә, — жип ачыклык кертте министр.
Сүз уңаеннан, узган ел республиканың 37 районындагы 180 торак пунктка күчмә хастаханәләр килгән. Андагы табибларга килеп күренүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat