Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстан территориясенең бер өлешендә начар һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25..-28 градуска кадәр түбәнәя.
Моннан тыш, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шулай ук Казанда кабат буран чыга, буран вакытында күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat