Татарстанда яшәүче хатын-кыз СВОдагы егетләргә 207 жилет бәйләп җибәргән

Чаллыда яшәүче 63 яшьлек Әлфия Юткинаның хәрби операция зонасында булган егетләргә 140 жилет бәйләп җибәрүе, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуы турында үткән ел май аенда язган идек.

Баксаң, ул үзенең игелекле гамәлләрен әле дә дәвам итә икән. Бу көннәрдә ул инде 207 нче жилетын яудагыларга җибәргән. «Ул әле егетләребезгә хуш исле чәйләр әзерләргә дә өлгерә», — дип, сокланып хәбәр итә бу хакта «Чаллы яңалыклары»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү