Татарстанның 30 волонтеры Кара диңгезне мазуттан чистартуда ярдәм итәргә китә

Кара диңгез ярларына Татарстаннан тагын 30 волонтер юл тотачак. Алар арасында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары да бар.

Алар җирле фауна вәкилләренә ярдәм итәчәк. Бу хакта Студентлар көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Киләсе атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстаннан 30 волонтер Кара диңгез ярына юл тотачак. Алар арасында хайваннарга һәм кошларга ярдәм итәчәк Ветеринария академиясе студентлары да бар», — диде Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, декабрьдә Керчь бугазында мазут төялгән ике танкер һәлакәткә очрап, табигатькә зур зыян килгән иде. 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү