Ирләр челтәр үрә, хатын-кызлар мендәр ясый

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләрне кайгыртуын дәвам итә. Челтәр үрергә ир-атлар да клубка йөри монда. Соңгы вакытта хатын-кызлар тырышып мендәр ясый. Барысының да теләге бер: җиргә тизрәк тынычлык иңсен иде!

Файдабыз тисен

Бирдебәк – татар авылы. Халкы 74 кә җыела. Күршедәге Үри Чаллысы авылында керәшеннәр яши. Анда 37 кеше гомер итә. Икесенә бер клуб. Шуңа күрә җырын да бергәләп җырлыйлар, эшен дә күмәкләшеп башкаралар. Дуслыклары күптән килә. Ә менә ил өстенә килгән кайгы аларны тагын да якынайткан.

– Ирләргә әйтеп тору да кирәкми. «Нинди ярдәм кирәк?» – дип, хәзер килеп җитәләр. Әлбәттә, алар булгач, җиңелрәк. Челтәрләрне тарттырып биргәч, эшебез җиңеләя. Үрергә дә ярдәм итәләр, – ди авыл апалары.

Окоп шәмнәрен дә бергә ясыйлар. Моның өчен берьюлы 300 әр кило парафин сатып алалар. Анысына да акча бирүче табыла. Бу эштә дә ирләр ярдәм итә. Парафинны ваклап, калай банкаларның кырыйларын тигезләп кисеп бирәләр. Авыл халкы сарык йоныннан оекбашлар бәйләп тә җибәрә. Көзге караңгы кичләрдә 60 пар оекбаш бәйләгәннәр. Шушы ук егетләр йонны теттереп кайтара, хатын-кызларга бәйлисе генә кала. Күрше Котлы Бөкәш авылы егете Әсхәт Әхмәдуллин гармунда уйнап, кәефләрен күтәрә. Аның да күңелен бушатасы килә: улы СВОда хезмәт итә.

Рафис Шакиров авылда тракторчы булып эшли. Хатыны Минзәлия – сыер савучы. Эштән арып кайттык дип тормыйлар, атнага дүрт мәртәбә кичен челтәр үрергә йөриләр.

– Үзебез теләп чыгабыз. Эштән кайткач, өйдә нишләп утырырга кирәк? СВОдагы егетләргә файдабыз тисен, дибез. Сәламәт булганда, безгә бернинди авырлыгы да юк. Киявебез Николай да – махсус хәрби операциядә. Хезмәтебез җиңүне якынайтырга булышсын иде, – ди Рафис Шакиров.

Мендәрләр җылысы

Бирдебәк авылы клубындагы «Оста куллар» берләшмәсенә йөрүче апаларның СВОда катнашучыларга мендәрләр ясаган чагы. Тегүче Фәридә апа Шәрәфиева, Татьяна Егорова, Минзәлия Шакированың күзләре энәдә. Бу эштә синтепон табарга Елизавета Прохорова булыша. Хәзерге вакытта 60 мендәрне әзерләп, капчыкларга тутырып куйганнар инде. Акция дәвам итә.

– Беребез тукыманы үлчи, кисә, икенчеләребез тегә, өченчеләребез мендәргә эчлек тутыра… Төсен, йомшаклыгын һәркем үзе сайлый. Безнең өчен гади урын-җир кирәк-ярагы – махсус хәрби операциядәге егетләр өчен тиз генә табып булмый торган әйбер. Солдатлар өйдә ияләнгән бик күп нәрсәдән мәхрүм. Шуңа күрә мендәргә ятып йоклау бераз ял итү мөмкинлеге бирәчәк. 60 ны әзерләп куйдык инде, – ди Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстова.

Аның әйтүенчә, авылдашлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итәргә ашкынып тора. Нәрсә кирәген гадәттә хәрбиләр үзләре әйтә. Шул үтенечләрне истә тотып, солдатларга үзләре белән йөртергә җиңел мендәрләр тегә башлаганнар. Чималы булса, мендәр ясау бер дә авыр түгел.

Һәрберсенә аерым посылка

Авыл егетләре Айрат Гайнуллин һәм Николай Толстов махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк мобилизацияләнгәннәр. Авыл халкы һәрберсенә посылка җибәрә, акчалата булышырга тырыша. Ярдәмне Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы егете, «Бәрәкәт» кибете директоры Айдар Гыймадиевка һәм Биектау авылында урнашкан «Ярдәм» төркеме волонтеры Наил Гәйфетдиновка тапшыралар икән. Алар Кукмара районы җитәкчелеге белән килешеп, солдатларга илтеп бирә. Күрше авыл халкы да: «Сез күп эшлисез, бездән ярдәм тисен», – дип акчасын җибәрә. «Без һәрвакыт егетләребез яклы, аларны онытырга хакыбыз юк», – ди Бирдебәк халкы.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү