Бүген Татарстан парламентында Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Советының һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты Президиумының видеоконференция режимында киңәшмәсе узды. Катнашучылар Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларының киләчәктә хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Без тәҗрибә уртаклашырга, үзебезнең эшчәнлек, яшьләр парламенты проектлары турында сөйләргә телибез. Бу очрашуның төп максаты – Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларын берләштерү», – Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Алина Ретькова хәзер илнең мөһим үсеш чоры алдында торуын билгеләп үтте. Ул 26 гыйнварда Беларусь Республикасында Президент сайлавы узачагын һәм әлеге сайлау алды кампаниясе барышында яшьләр парламентарийларның актив катнашуын әйтте.
Киңәшмәнең көн тәртибендә 8 мәсьәлә бар иде. Катнашучылар үз оешмалары составларын карадылар, профильле проектлар эше белән таныштылар, халыкара багланышлар тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Якындагы планнар арасында Россия һәм Беларусь яшь парламентарийларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак проекты бар. Моннан тыш, патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрнең үз-үзләрен үстерү өчен шартлар тудыру өлкәсендә эшне җайга салу планлаштырыла.
Очрашу барышында хезмәттәшлек турында килешү проектын әзерләү турында карар кабул ителде, анда хезмәттәшлек формалары һәм юнәлешләре билгеләнәчәк, ә документ үзе парламентара элемтәләрне алга таба үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен нигез булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat