2024 елда Татарстанда 112 тарихи объект төзекләндерелгән

Узган ел республикада 112 тарихи объектта реставрацияләү һәм ремонт эшләре башкарылган. Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин коллегия утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бу эшләргә 5,8 млрд сум акча тотылган. «4,8 млрд сум — республика бюджетыннан, 197,3 млн сум — федераль акчалар. Калганнары — хәйриядән килгән акчалар», — диде Иван Гущин.

Төзекләндерү эшләре тәмамланган мәдәни мирас объектлары арасында Казанның Яңа Татар бистәсендәге «Ак мәчет», башкаладагы Алафузов театры,
Чекистлар йорты, Кукмарадагы Родыгиннарның Киез итеп фабрикасы һәм башкалар бар.

17 объектта тулы реставрацияләү булса, калганнарында ремонт эшләре башкарылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү