Элек тәүлекнең шактый өлеше телевизор карап үтә иде, хәзер экран каршында бик озаклап утырасы килми. Бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган телесериаллар да туйдыра башлады. Бер үк сюжет, бер үк язмышлар һәм охшаш язмышлы геройлар… Җитмәсә, кайбер телефильмнар рекламалар белән аралашып көне буе бара.
Миңа: «Карыйсың килмәсә, карама!» – дип әйтергә теләүчеләр дә булыр. Алар, бер уйлаганда хаклы да. Әнә оныгым Кәримнең телевизорга әллә ни исе китми бит. Хәтта мультиклар турында да: «Әй, боларны кичә күрсәттеләр бит инде», – дип куйгалый. Без кайчак гаилә, мәхәббәт, ир белән хатынның бер-берсенә хыянәт итүләре турында сөйләшә-сөйләшә, сериаллар карап утырабыз. Һәрберсендә дистәләгән тапкыр үбешүләрне, урын-җирдә әүмәкләшүләрне күрсәтәләр. Кечкенәрәк чагында оныгым үбешкәннәрне күрсә: «Дәү әти, смотри, кусаются», – ди торган иде. Хәзер үсте. Андый «мәхәббәт эпизодлары»н карарга ояла.
Шулай да, үткән-сүткәндә дигәндәй, телевизор экранына күзе төшә моның. Ә анда шул ук үбешүләр, баш рольләрдә, гадәттә, бер үк артистлар. Кәрим түзми: «Нәрсә карыйсыз соң сез? Этот артист… короче… бабник», – дип куйгалый. Күрәсең, артистлар тормышта да шундыйдыр дип уйлый.
«Бабник» дигән сүз ун яшьлек баланың теленә каян килеп кергән диген?! Мондый сүзнең безнең дә, әти-әнисе авызыннан да чыкканы юк. Бүгенге буын телеэкраннардан барган түбән зәвыклы фильмнар, интернет мохитендә тәрбияләнә.
Беркөнне, яңа ел алларыннан бу, оныгыбыз сырхаулап алган иде. Табиб моңа, теге ярамый, бу ярамый дип, күп кенә ризыкларны чикләгән. Ял көннәре гел бездә ул. Ә ял, бәйрәм көннәрендә өстәлдә тәм-том өзелми бит инде. Беркөнне Кәрим өстәлгә карап торды да: «Миңа да торт бирегез әле!» – диде.
– Сиңа баллы ярамый бит, улым.
– Ярый, один раз живем, – дип куймасынмы онык!
Шуннан соң да ничек торт бирмисең ди инде аңа.
Ун яшьлек балага ул кадәр ризык чикләү, әле өстәп ниндидер таблеткалар бирү дөрес микән дип тә уйлап куям. Минемчә, кеше бала чагында авыргаларга, организм төрле зәхмәтләр белән көрәшеп, үзендә каршы тору сәләте булдырырга тиештер. Иркә организм, тәрәзәдән җил исеп куйса да, авыруга бирешәчәк. Мин хаклыдырмы, юкмы, әмма шулай уйлыйм. Кеше тормыш сынауларын үзе узса, бөтен каршылыкларны үзе җиңәргә өйрәнсә, озак яшәргә сәләтле булачак, дим.
Мине оныгымның һәр эшкә «Кая, үзем!» дип тотынуы шатландыра. Кайвакыт эше барып чыкмаса да, ялгышлар җибәрсә дә, бу – үзенә күрә бер җиңү. Кайчак аңа: «И-и, улым, нинди акыллы син», – дигән булам. Ә ул хәйләкәр генә елмая да: «Кайсы яктан карыйсың бит», – ди. Икебез дә көләбез. Мин аңа үземнең тиңем итеп карыйм, аның белән олы кеше белән сөйләшкәндәй сөйләшәм, киңәшәм.
Мин әйткәннең киресен сукаласа да, шатланам. Чөнки яшәеш-үсешнең капма-каршылыклар көрәше нәтиҗәсе икәнлеген борынгы грек фәйләсуфлары, аерым алганда, Гераклит та язып калдырган булган. Аның «Табигать турында» дигән трактаты белән университетта укыганда ук танышкан идем. Бөтен яшәешебезнең капма-каршылыклардан торганын тормыш үзе раслап килә. Үзем язам, үзем бармак бөгеп санап утырам: ак һәм кара, матур һәм ямьсез, якын һәм ерак, мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылар һәм хыянәт кебек сүзләрне китерсәм дә, яшәешнең асылы аңлашылыр. Без әле бишектә чакта ук баланы да «тәти» – «кәкәй» дип өйрәтәбез. Мин оныгымның «бабник» дип әйтүен дә хуплап кабул итәм. Бит «бабник»лар да капма-каршылыклар көрәше нәтиҗәсендә, ягъни ир яки хатынның үз бурычларын үтәп җиткермәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алар безгә гыйбрәт өчен кирәк, гәрчә әхлакка каршы килсәләр дә.
Бу язманы укыгач, минем кайбер фикерләр белән килешмәүчеләр, миңа каршы килүчеләр, язганнарымны хәтта саташу дип бәяләүчеләр дә булыр. Һәм мин моңа шатланачакмын, тормыш дәвам итә, дип куаначакмын.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat